Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе ит комбинатының киләчәге якты

    Илдә икътисади кризис булуга карамастан, Татарстан республика экономикасының ныклы адымнар белән алга баруын күрсәтә. Киләчәктә республикабызның көндәшлеккә сәләтле төбәк булуына һич шик юк. Әгерҗе ит комбинаты да, әле яшь булуга карамастан, елдан-ел үсә. Әгерҗегә эш сәфәре вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков: - Әгерҗе ит комбинаты территориясенә аяк басу...

    Илдә икътисади кризис булуга карамастан, Татарстан республика экономикасының ныклы адымнар белән алга баруын күрсәтә. Киләчәктә республикабызның көндәшлеккә сәләтле төбәк булуына һич шик юк. Әгерҗе ит комбинаты да, әле яшь булуга карамастан, елдан-ел үсә.

    Әгерҗегә эш сәфәре вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков:

    - Әгерҗе ит комбинаты территориясенә аяк басу белән биредә чын хуҗа эшләгәне күзгә ташлана. Заманында аякларында нык басып торган һәм Рәсәйне дөньяга таныткан элекке фабрикантлар искә төшә, - дигән иде.

    Дөрестән дә, Михаил Батанов җитәкләгән комбинат беренче көннәрдән үк ышанычлы адымнар белән алга атлый.

    - 2011 елда комбинатны ачканда көнгә 20 баш мал суйсак, хәзер бу сан 90-100 башка җитте. Хезмәткәрләребез дә остардылар, чын профессионаллар эшли бездә, - ди җитештерү буенча начальник урынбасары Андрей Сафин.

    - Мал суюдан тыш, без итне эшкәртәбез дә. Ит җитештерү процессында бернинди катнашмалар кушылмый. Шуңа без Әгерҗе, Чаллы, Казандагы балалар учреҗдениеләрен дә яхшы сыйфатлы ит белән тәэмин итәбез, - дип дәвам итә Андрей Сафин.

    Ит комбинатының коллективы яшь. Барлык җитәкчеләр һәм белгечләр профильле югары белемле. Бүген биредә 150 кеше эшли, читтән йөреп эшләүчеләр дә бар. Авыллардан, Кече Пургадан килеп эшлиләр. Эшчеләр лаеклы хезмәт хакы ала, моңа өстәп, премия, бушлай ит бирелә.

    Предприятие үсә. Тиздән биредә барлык шартларына туры килерлек итеп җиһазландырылган яңа әвәләү цехы ачылачак. Моның өчен эшчеләр кабул итә башлаганнар инде. Иске цехны үзгәртеп корачаклар. Аны кабат ачканнан соң продукциянең ассортиментын арттырырга планлаштыралар.

    - Комбинат белән янәшәдә итне эшкәртү буенча тулы цикллы яңа объект төзергә уйлыйбыз. Анда хәләл продукция җитештереләчәк. Ә бу - кимендә тагын 150 эш урыны, дигән сүз, - ди Андрей Сафин.

    Әгерҗе районы өчен бу предприятиенең роле бик зур.

    - Беренчедән, халык өчен эш урыннары булдырыла, икенчедән, җирле бюджетка вакытында керем керә, соцстраховкалау, Пенсия фондларына тиешле суммалар күчерелә. Димәк, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең киләчәге ышанычлы. Икенчедән, ит комбинаты - райондагы бердәнбер эре сәнәгать үзәге. Районның күрсәткече турыдан-туры аның үсешенә бәйле. Өченчедән, ит комбинаты башка кече бизнес предприятиеләренә дә үсәргә ярдәм итә. Шулай итеп, уңышлы бердәм үсеш системасы эшли, - ди район башкарма комитетының милек һәм икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Иванов.

    Ә республикадагы көчле һәм нәтиҗәле икътисад - ул хезмәт урыннары һәм югары хезмәт хакры, инфраструктураның үсеше һәм социаль проектларны тормышка ашыру. Боларның барысы да татарстанлыларның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый.

    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: