Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе итчеләрен ни борчый

"Малларыбызны Әгерҗе ит комбинатында суйдырсак, без атна саен кимендә 4-5 мең сум акчабызны югалтабыз", - дип зарланалар шәһәр базарында ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр. Малны кайда чалырга Исегезгә төшереп үтәбез, быелның 1 маеннан Россиядә ит сату буенча Таможня союзы нормалары гамәлгә керде. "Азык-төлек куркынычсызлыгы турында"гы регламент буенча фермер яки эшмәкәр...

"Малларыбызны Әгерҗе ит комбинатында суйдырсак, без атна саен кимендә 4-5 мең сум акчабызны югалтабыз", - дип зарланалар шәһәр базарында ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр.

Малны кайда чалырга
Исегезгә төшереп үтәбез, быелның 1 маеннан Россиядә ит сату буенча Таможня союзы нормалары гамәлгә керде. "Азык-төлек куркынычсызлыгы турында"гы регламент буенча фермер яки эшмәкәр сатуга алып чыгасы малын фәкать махсус цехта гына чалдырырга тиеш. Хәзер бабайлардан калган борынгы ысул белән, ягъни абзар артына алып чыгып чалган малыңның итен базарда саталмыйсың. Фәкать үзең өчен булганда гына малны абзар артына алып чыгып чалырга була. Бу базарларга, кибетләргә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган авыру малларның ите кермәсен, халыкка сыйфатлы продукция сатылсын өчен шулай эшләнде, диләр. Ләкин ит сату белән шөгыльләнүчеләргә бу шактый мәшәкатьләр тудырды. Беренчедән, малны терлек сую пунктына илтү өчен техника кирәк. Икенчедән, районыбызда әлегә махсус мал сую пункты юк. Район җитәкчелеге, "итче"ләрнең хәленә кереп, Әгерҗе ит комбинаты белән сөйләшеп, эшмәкәрләрнең малын суеп бирүне оештыру турында килешенде. Әмма эшмәкәрләрне биредә терлекне суеп-эшкәртеп бирү шартлары һич тә канәгатьләндерми. Алар бу ризасызлыкларын район башлыгына да җиткерделәр. Валерий Макаров әлеге проблеманы уртага салып сөйләшү, аны хәл итү юлларын бергәләп эзләү өчен ит комбинаты җитәкчелеге һәм эшмәкәрләрне түгәрәк өстәл артына җыйды.
- Без комбинатка терлек суйган өчен һәр килосына 10 сумнан түлибез. Моннан тыш, хайванның субпродуктлары, ягъни үпкә-бавыр-йөрәге, малның тиресе комбинатка бушлай кала. Ә бит базарда субпродуктларны халык бик сорый. Әгерҗе ит комбинатында атна саен бер баш мал суйдырсаң, 5-6 мең сумны калдырырга туры килә. Болай эшләү безне бер дә канәгатьләндерми, - дип эшмәкәрләрнең уртак зарын район җитәкчесенә җиткерде олы базардагы ит павильоны хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов.
Аңа җавап итеп ит комбинаты белгече Михаил Ботанов:
- Безнең комбинатта көн саен 50-60 баш терлек суелып эшкәртелә. Бу эш конвейерга салынган. Әгерҗе эшмәкәрләренең малларын кабул итеп, аларны эшкәртү безгә өстәмә мәшәкать кенә, ул безнең эш графигын да боза әле. Шулай да без, район башлыгының сүзен тыңлап, аларга хезмәт күрсәтергә ризалаштык. Әмма "итче"ләр риза түгел. Субпродуктларга килгәндә, аларны ветеринария белгечләре тикшерүгә алалар. Махсус тикшерү уздырмыйча аларны сатуга чыгарырга рөхсәт ителми. Аннан соң, хайваннарның бавыр-үпкәләрендә еш кына авырулар да табыла. Малны конвейер белән эшкәрткәндә субпродуктларны кайсы кемнеке икәнен аерып торырга эшчеләребезнең вакыты да юк. Алар бер "казан"га җыелып тикшерүгә җибәрелә. Хәзер бит конкуренция заманы, үзегезгә отышлы терлек сую пункты табып, алар белән эшләгез, - диде кырт кисеп.
Тирсәдән эшмәкәр Алия Хәкимова:
- Әнә, Ижауда, Алнашта, Кече Пургадагы сую пунктларында малның барлык эчке әгъзаларын да, тиресен дә хуҗасына бирәләр. Нишләп бездә генә башкача соң ул? - дип ризасызлыгын белдерде. Бу зар да урынлы, әлбәттә.
Бәхәскә Валерий Макаров та кушылды:
- Болай сүз куертудан файда юк. Законга да каршы барып булмый. Малыгызны абзар артында чалырга барыбер рөхсәт булмаячак. Димәк, сезгә үзегезнең мал сую пунктын булдыру турында кайгыртырга вакыт. Мин көчтән килгәнчә ярдәм итәргә әзер, - диде ул.
- Без бу турыда күптән уйлыйбыз инде. Мал чалу пункты торак пукттан 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Биектау тирәсендә шундый урын да таптык. Анда канализация, суүткәргеч булу - иң мөһим шарт, юл да кирәк Нәтиҗәдә, мондый пункт төзү 12-13 миллионга төшә. Хөкүмәт яки район мондый пункт төзүдә аз гына булса да ярдәм күрсәтмәсә, үзем генә ерып чыга алмаячакмын, - ди Рәшит Шәйхетдинов.
- Бизнеста тәвәккәл булып, проблемалар алдында куркып калмасаң гына эшең алга бара. Сезгә Хөкүмәт 60х40 программасын тәкъдим итә. Шушы ярдәмне һәм кредит алып, шәхси мал сую пунктыгызны төзү өчен документлар артыннан йөри башлагыз. Әнә, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин сезгә арзанрак бәягә төрле проектлар тәкъдим итә. Коммуникацияләр уздырганда үзебез дә ярдәм итәрбез. Хөкүмәтне генә сүгеп эшегез алга бармас, конкрет эшкә керешегез, - дип әңгәмәгә нокта куйды Валерий Макаров.
Әлеге очрашудан соң бер атна узгач Рәшит Шәйхетдинов белән элемтәгә чыктык.
- Язга мал сую пункты төзүгә керешергә ниятләп торабыз. Район җитәкчелеге, һичьюгы, олы юлдан пунктка кадәр юл салуда ярдәм итәр дигән өметебез дә бар, - диде эшмәкәр.
Хәзергә исә итчеләргә атна саен Ижау, Алнаш, Кече Пурга мал сую пунктлары белән Әгерҗе арасын таптарга туры киләчәк.

Ит алганчы, документын сора
Беркөнне редакциядә телефон шалтырый.
- Кичә Гагарин урамындагы йорт ишегалдында берәү мактый-мактый итен 180 сумнан гына саткач, арзанлыгына кызыгып алган идем. Итенең бер тәме юк, шулпасы да кап-кара. Шул сатучыны табарга ярдәм итегез әле, балам, - ди еламсырап шалтыратты татар карчыгы.
- Әби җаным, андый арзан хакка ит алганчы документын сорарга, һичьюгы, машина номерын карарга иде, - диюдән тыш, ни дип җавап бирәсең инде. И-и, татар карчыгы ит сатучыдан документ сорап торамы соң инде?! Шуңа мескенкәйләремне алдыйлар да инде шома эшмәкәрләр.
Очрашуга килгән эшмәкәрләр дә малын абзар артына гына алып чыгып суеп, итен шәһәрдәге күпкатлы йортлар ишегалларына алып килеп сатучылар күбәюенннән зарланып алдылар. Аларның, гадәттә, бернинди ветеринария белешмәсе булмый, салым да түләмиләр. Сатып алучыларның да күбесе белешмә сорап тормый. Сер түгел, күбенеп җан тәслим кылган яки авыру малларының итләрен арзан бәягә сатучыларны да очраткан булды бу тормышта.
-Шуңа күрә, кала халкын ишегалдына, капка төбенә килеп ит сатучылардан ераграк торсагыз иде. Әгәр сез яшәгән тирәгә шундый сатучылар килә икән, 23870, 22151 яки полициягә 02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез, - дип кисәтә территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова.
... Суем вакыты якынлаша, законсыз төстә ит сатучылар да Әгерҗегә күпкатлы йортлар ишегалларына килә башларлар. Ит сатып алганда аеруча сак булыгыз, маллар арасында да нинди генә авырулар юк хәзер...
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев