Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе җитәкчеләре мәктәпкә җыенырга булышты

    Әгерҗе районы җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре "Мәктәпкә җыенырга булыш" исемле игелекле акциягә быел да бердәм булып кушылдылар. Күп балалы, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 152 балага мәктәп формалары, спорт киемнәре, букчалар һәм башка уку кирәк-яраклары бүләк итеп, никадәр шатлык өләштеләр алар. Бүген, 22 августта бу сабыйлар район Мәдәният сараена балачак...

    Әгерҗе районы җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре "Мәктәпкә җыенырга булыш" исемле игелекле акциягә быел да бердәм булып кушылдылар.

    Күп балалы, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 152 балага мәктәп формалары, спорт киемнәре, букчалар һәм башка уку кирәк-яраклары бүләк итеп, никадәр шатлык өләштеләр алар.

    Бүген, 22 августта бу сабыйлар район Мәдәният сараена балачак бәйрәменә җыелдылар. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк бу нәниләрне котларга район башлыгы Валерий Макаров та килгән иде. Ул елдагыча һәрвакыт ике балага мәктәпкә җыенырга булыша. Быел главаның бүләгенә Әгерҗедән игезәк малайлар Тимур белән Артур Морозовлар лаек булды.

    - Улларыбызның сәхнә түрендә район җитәкчесе белән бергә басып торулары, аның кулыннан уку кирәк-яраклары белән тулы букча алулары безнең өчен дә зур шатлык булды. Валерий Владимирович белән төшкән фотоны гомер буе матур истәлек итеп сакларбыз, - ди әниләре Рамилә. Ул шунда ук улларына:

    - Глава кулыннан шундый бүләк алгач, сезгә аның ышанычын аклап, гел 4-5кә генә укырга, тәртипле булырга кирәк, - дигән наказ да бирде.

    Бу көнне сәхнә түреннән бүләкләрне агрофирма, "Таттелеком"ның Әгерҗе электр узелы җитәкчелеге дә өләште.

    Бәйрәмдә булачак нәни укучыларның белемнәрен дә сынадылар. Шундый шатлыклы мизгелләргә бай булган бәйрәмдә катнашкан нәниләргә Валерий Макаров тагын бер сюрприз әзерләгән иде. Ул үз куллары белән залдагы сабыйларга шоколадлар өләште.

    - Нәниләребез белән бергә без үзебез дә яңадан беренче сыйныфка укырга керәчәкбез бит. Район җитәкчесе үзе шундый хөрмәт күрсәткәч, безгә дә бик нык тырышырга кирәк инде, - ди нәни улын җитәкләп килгән Гөлнара ханым.

    - Уку елы башланырга нәкъ бер атна калды. Бу бәйрәмнән шатлана-шатлана яңа букчаларын тотып кайтып киткән нәни укучыларны каршыларга мәктәпләребез тулысынча әзер, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: