Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә җитмеш яшьлек ханымнар шпагатка утыралар

Әгерҗедә “Оптимист“ клубына йөрүче җитмеш яшьлек ханымнар төз буй-сыннары, янып торган күзләре, хәрәкәтчән булулары белән сокландыралар.

Моннан күп еллар элек лаеклы ялдагы ике ахирәт Әлфия Закирова белән Аидә Старикова очрашкан саен үзләренә мавыктыргыч шөгыль табу турында сүз алып баралар. Ниһаять, уртак фикергә килеп 2003 елда клуб оештыралар һәм теләге булганнарны бергә җыялар. Тора-бара ныклы, бердәм команда туплана. Яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксынган Әлфия Әнвәр кызын клубның җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр Әлфия ханым – эзләнүдә. Ул төрле алдынгы методикаларны өйрәнә, махсус курсларда белемен арттыра. Үзе өйрәнгәннәр белән башкаларны да таныштыра. Әнә шулай итеп, өлкәннәрне сәламәтлекләрен ныгытырга, дөрес тукланырга, авыруларны җиңәргә өйрәтә. Бертөрлелеккә юл куймас өчен күнегүләрне һәрвакыт үзгәртеп тора.

Клуб әгъзаларының төп девизы – елмаю!

  • Эчебездә ут булса да, без клубка елмаеп, күтәренке кәеф белән киләбез. Монда өй дә, балалар да, оныклар да онытылып тора. Без үзебезне кайгыртырга, үзебезгә вакыт кызганмаска, үзебез турында уйларга тиеш. Һәр хатын-кыз безнең кебек фикер йөртсен иде. Югыйсә күпләр теге яки бу шөгыльгә тотынганчы иң беренче вакыт юклыкны сәбәп итәләр. Бу дөрес түгел. Хатын-кыз иң элек үзен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш, – ди Аидә ханым Старикова.

Әнә, йөзләре кояш кебек балкып торучы өлкән апалар күнегүләргә керештеләр. Иң элек башка массаж, аннан муен, җилкә... суставлар өчен, күзләргә, сулыш органнарына, умыртка баганасына, аякларга күнегүләр ясыйлар. Әнә шулай 1,5 сәгать хәрәкәттә апалар.

  • Без хәтта төрле авазлар да әйтәбез, җырлап та алабыз. Бу да сәтламәтлеккә бик файдалы, – диләр.
  • Шуны бер дә истән чыгармыйбыз: һәр күнегү елмаеп башкарыла, – дип тә өстиләр.

Чынлап та, әлеге клубка йөри башлагач күпләр сәламәтлекләренә зарланмыйлар икән. Бер ханымның тезләре бөгелмәгән, берничә занятиедән соң ул авыртуны бөтенләй оныткан. Икенче берәү кан басымыннан газап чиккән. Күнегүләрдән соң анысы да көйләнгән. Кайберәүләр хәтта шпагатка да утыра башлаган!

  • Сәламәтлекне кайгырту беренче урында булса да, өлкәннәр өчен аралашу да бик мөһим. Без биредә бер йодрык булып яшибез. Хәзер туганлашып та беттек инде. Бәйрәмнәрне бергә уздырабыз, туган көннәрне үткәрәбез. Занятиедән кайтканда күбрәк саф һавада булырга тырышабыз. Ял көннәрендә чаңгыда чыгабыз, скандинавия таяклары белән йөрибез. Җәен стадионда очрашабыз. Без үзебезне һич кенә дә өлкән дип хис итмибез, күңел дә, дәрт тә унсигездәге кебек, – диләр “Оптимистлар“ клубы әгъзалары.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев