Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән бәйгегә беренче чыршы килде

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе укучылар арасында Яңа ел бәйрәме уңаеннан бәйге һәм яңа рубрика тәкъдим итте.

ТӨРЛЕ ЭШЛӘНМӘЛӘРДӘН ЧЫРШЫ ҺӘМ УЕНЧЫКЛАР

Әлеге бәйгене балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары арасында игълан итәбез. Редакциягә беренче чыршыны алып килүче булды инде. Ул – Ислам Фәррахов, Девәтернә мәктәбенең 1 сыйныф укучысы.

Сез дә, фантазиягезне эшкә җигеп, кул астындагы төрле әйберләрдән бәйрәмнең төп символларының берсе булган чыршы һәм уенчыклар ясап редакциягә китерә аласыз. Бәйге җиңүчесенә һәм призлы урын алучыларга Яңа ел бүләкләре, барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Иң үзенчәлекле чыршылар, уенчыкларның фотолары һәм җиңүчеләр Яңа ел санында газетабызда урын ала. Чыршы һәм уенчыкларны 21 декабрьгә кадәр редакциядә (К.Маркс урамы, 8) кабул итәбез.

ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАСЫ

Бу рубрикага газета укучыларыбыздан хатлар көтәбез. Сезнең күңелләрдә яраткан бәйрәм белән бәйле кызыклы хатирәләр сакланса, бәйрәм төнендә берәр вакыйгага юлыккан булсагыз, бу турыда безгә языгыз. Яңа ел каникулында булган мавыктыргыч хәлләр турындагы язмаларны да көтеп калабыз. Әлеге рубрикага хатларны 24 декабрьгә кадәр редакциягә китерергә, agr-vesti@mail.ru электрон почтага юлларга була.

Сорауларыгыз булса, 22962 телефонына шалтырата аласыз. Сездән үзенчәлекле чыршылар һәм кызыклы язмалар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев