Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе хезмәткәрләре Яңа елга яңа бәйгеләр игълан итә

Олысы-кечесе яратып көтеп ала торган яраткан бәйрәмебез Яңа елга да күп вакыт калмый. “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе укучылар арасында әлеге бәйрәм уңаеннан бәйге һәм яңа рубрика тәкъдим итә.

ТӨРЛЕ ЭШЛӘНМӘЛӘРДӘН ЧЫРШЫ

Әлеге бәйгене балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары арасында игълан итәбез. Фантазиягезне эшкә җигеп, кул астындагы төрле әйберләрдән бәйрәмнең төп символларының берсе булган чыршыны ясап редакциягә китерә аласыз. Бәйге җиңүчесенә һәм призлы урын алучыларга Яңа ел бүләкләре, барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Иң үзенчәлекле чыршыларның фотолары һәм җиңүчеләр Яңа ел санында газетабызда урын ала. Чыршыларны 21 декабрьгә кадәр редакциядә (К.Маркс урамы, 8) кабул итәбез.

ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАСЫ

Бу рубрикага газета укучыларыбыздан хатлар көтәбез. Сезнең күңелләрдә яраткан бәйрәм белән бәйле кызыклы хатирәләр сакланса, бәйрәм төнендә берәр вакыйгага юлыккан булсагыз, бу турыда безгә языгыз. Яңа ел каникулында булган мавыктыргыч хәлләр турындагы язмаларны да көтеп калабыз. Әлеге рубрикага хатларны 24 декабрьгә кадәр редакциягә китерергә, agr-vesti@mail.ru электрон почтага юлларга була.

Сорауларыгыз булса, 22962 телефонына шалтырата аласыз. Сездән үзенчәлекле чыршылар һәм кызыклы язмалар көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев