Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе ветераны Зөлфирә ШӘЙМӘРДАНОВАга – җитмеш яшь

Һәр язма аның кулы аша үтте

Ул район газетасы редакциясенә 18 яшендә эшкә килә. 60 яшендә лаеклы ялга китте. Хезмәт стажы 40 елга якын тәшкил итә. Зөлфирә апабыз турында “район газетасында иң күп эшләгән мөхтәрәм ветераннарыбызның берсе ул“ дип горурланып әйтә алабыз.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының һәр саны гына түгел, анда басылган һәр язма, һәр яңалык, һәр котлау-белдерү Зөлфирә Әхкәметдин кызы куллары аша узды.

Әгерҗедә туып-үссә дә, ул татар һәм рус телләрен, ике телнең дә грамматикасын камил  белүчеләрнең берсе иде. Редакциягә гади машинистка булып эшкә кергәч, югары белем алырга теләге зур булуы аны Казан дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Диплом алганнан соң сәләтле яшь белгечкә Казанда калу мөмкинлеге дә булгандыр. Әмма ул туган шәһәренә – хезмәт чыныгуы алып киткән яраткан эшенә кайтуны өстенрәк күрә. Әгерҗедә гомер кичергән әти-әнисенә хөрмәт күрсәтеп яшәүне дә үзенең бурычы итеп саный.  

Редакциядә хезмәт юлын тәрҗемәче буларак дәвам итә Зөлфирә апа. Татар журналистлары әзерләгән мәкаләләрне рус теленә, оешма-учреждениеләрдән килгән рәсми хатларны татарчага тәрҗемә итә. Эш барышында сүз эзлеклелеген саклауга, төп фикер белән бергә язманы укучыга җиткерә алырлык итеп матурларга да кирәк. Ә сүз байлыгы күпләр көнләшерлек аның. 

–    Әдәби әсәрләр, газета-журналлар күп уку, телевизордан төрле кызыклы тапшырулар карау сүзлек запасын арттырырга бик ярдәм итә. Сез дә китап укыгыз, көндәлек вакытлы матбугат белән танышып барыгыз“, – дип әле дә бик еш кабатлый ул. 

Без Зөлфирә апаның атна саен күпләп кроссвордлар басылган журналлар алып чишүенә дә соклана идек. Аз гына буш вакыты булуга ул өстәл тартмасыннан алып кроссворд чишә һәм бер генә сүзен тапмаса да, ул вакытта әле интернет заманы түгел, эзләнә башлый иде.   

Төгәллеге, белемле булуы белән яшь чагыннан ук коллективта олы хөрмәт яулый остазыбыз. 80нче еллар ахырында җаваплы сәркатип вазифасына билгеләнгәч эш сәгате белән исәпләшмәгән вакытлары күп булды аның. Бигрәк тә газетаны типографиядә баскан көннәрдә төнге сәгать 11-12ләрдә кайту гадәти хәлгә әйләнгән иде. Шул чорда ул редакция хезмәткәрләре белән генә түгел, типография коллективы белән дә кулга-кул тотынып эшләде. Текст җыю, газетаны басу машиналары иске булганлыктан, алар бик еш сафтан чыгалар иде. Андый чакларда Зөлфирә апа газета басучылар белән бер дулкында булды. Аларның эше төгәлләнмичә, газета басылып бетмичә өйгә кайтып китүне белмәде. 

Без – яшь хезмәттәшләрен эш серләренә төшендерүдә дә күпме көч һәм тырышлык куйды ул. Уку йортларын тәмамлап эшкә килгән белгечләргә кызыклы темалар табарга да, текстлар язарга да өйрәтте. Аннан соң укытучылар кебек ул язмаларны кызыл каләм белән төзәтеп, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген дә аңлата иде. Әнә шулай, акрынлап журналист һөнәренең нечкәлекләрен аңлатты остазыбыз. Җитәкчеме ул, редакциянең башка хезмәткәреме – барыбызны тигез күрде, һәркем белән уртак тел таба белде. Кирәк вакытта үз сүзен кистереп әйтте, һәрчак дөреслек ягында булды. Без аны әлеге сыйфатлары өчен дә бик хөрмәт итәбез.

Редакциядә эш күп булса да коллектив белән төрле шәһәрләргә сәяхәткә бару, табигать кочагында ял итү, туган көн, юбилейларны зурлап бәйрәм итү – элек-электән килүче матур традиция. Андый чакларда Зөлфирә апабыз – “душа компании“. Мәзәк сөйләп тә, әңгәмә барышында кызык сүз әйтеп тә кәефне күтәрә. 

...Быел район газетасы чыга башлауга 90 ел тулды. Шуның якынча кырык елында басылган 4100 сан Зөлфирә Әхкәметдин кызы эшләгән чорга карый. Бу – никадәр хезмәт, күпме тырышлык дигән сүз! 

–    Әгәр гаиләмдә мине аңламасалар, лаеклы ялга чыккач та биш ел редакциядә эшли алмаган булыр идем. Рәхмәт якыннарыма, миңа һәрвакыт ярдәм итеп торганнары өчен, – ди ул. 

Зөлфирә апаның хәзер ялның кадерен белеп, бик рәхәт, тыныч кына яшәп яткан мәле. Янәшәсендә 45 елдан артык иңне-иңгә куеп гомер кичергән ире Раиле, кызы Алсу һәм аның гаиләсе бар. Оныгы Диана оныкчык та бүләк иткәч бәхетләре тагын да түгәрәкләнде. Әнә шул сөенечле мизгелләр дәвамлы булып, авырмыйча яшәргә язсын Сезгә, остазыбыз!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев