Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә “Бәхетле көн“ акциясе уза

Әлеге акция редакциядә икенче тапкыр үткәрелә. Һәр язылучыга бүләк тапшырыла.

Бүген, 16 ноябрьдә, “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә әбунәчеләр арасында “Бәхетле көн“ акциясе уза. Әлеге акция 2019 елның беренче яртыеллыгына газетаны редакциягә килеп язылучылар арасында икенче тапкыр үткәрелә инде. Беренчесендә 60 кеше “Әгерҗе хәбәрләре“ һәм “Агрызские вести“га язылган иде.

Бүген дә иртәдән үк редакциягә газетага язылучылар килә башлады. Иң беренчеләрдән булып Ленар абый Туганаев килде. Аның артыннан ук Рафис абый Зарипов килеп керде. Алар “яраткан газетабызга ел саен бик теләп язылабыз. Аны редакциягә килеп алабыз. Биредәге хезмәткәрләр дә бик якын, газета алучылар белән дә туганлашып беттек инде“, диделәр.

Акциягә кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев