Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында балалар Тукай шигырьләрен сөйли

Апрель – Тукай аенда “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре шагыйрь иҗатын яратучыларны “Шигырь сөйләп видеога төш“ дигән рубрикага катнашырга өндәгәннәр иде.

 

Ай буе редакциянең электрон почтасына бер-бер артлы видеолар килеп торды. Барлыгы 50дән артык шигырь алдык. Без аларны чиратлап сайтка “элдек“. Шунысы сөендерә, бакча-мәктәпләрдә Тукай иҗатына зур игътибар бирелә. Милли киемнәр кигән балаларның шигырьләрне рольгә кереп бик оста башкарулары сокландырды. Бигрәк тә 1нче, 3нче балалар бакчалары коллективлары зур активлык күрсәтте. Алар үзләрендә тәрбияләнүче уннан артык баланың шигырь сөйләгәнен видеога төшереп безгә юлладылар.

Әлеге рубрика малайлар-кызларны гына түгел, өлкән укучыларыбызны да  кызыксындырды. Уразайдан актив хәбәрчебез Раилә Бариева, үзәк китапханәдән Рушания Байтимерова, Тирсәдән татар теле укытучысы Раушания Низамбиева да шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр.

Тукай иҗатын, аның шигырьләрен яратканыгыз өчен бик зур рәхмәт! Әлеге рубрикада катнашучыларны редакциянең Рәхмәт хатлары белән бүләклибез. Аларны алу өчен Май бәйрәмнәреннән соң редакциягә килүегезне сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев