Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“нең бер сүзен дә калдырмыйча укыйм

Кырындыда яшәүче Светлана ШӘЕХОВА: “Әгерҗе хәбәрләре“нең бер сүзен дә калдырмыйча укыйм, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм“, – ди.

 

Укытучы әтисе – Минегали Зәетовның газеталарга булган игътибарын тоеп үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач хезмәт юлын Кырындыда почта начальнигы булып башлый.

  • Ул чакта йорт саен газата-журналлар күп килә иде. Район газетасын һәр өйдә алдылар. Халык “Социалистик Татарстан“, “Татарстан яшьләре“ газеталарына, “Азат хатын“, “Казан утлары“, “Чаян“ журналларына да күп язылды. Хат ташучылар зур-зур сумкаларына газета-журналларны тыгызлап тутырып таратырга чыга иде, – дип искә ала Светлана ханым.

Кырынды авыл Советында секретарь вазифасын башкарганда да, Кырынды авыл Советы рәисе булып сайлангач та иң беренче булып район газетасына языла ул.

  • Мин 27 ел җитәкче булып эшләдем. Район халкын бик яхшы беләм. “Әгерҗе хәбәрләре“ аша алар турындагы бөтен яңалыкны укып барам. Газетадагы кушымтадан республика яңалыклары белән танышам.

Намаз иясе булгач намаз вакытлары бирелүнең дә бик уңай булуын әйтә Светлана ханым. Ә бакчачылар турындагы язмаларны һәм киңәшләрне аерым папкага җыеп бара ул. Алар тәҗрәбәсен өйрәнеп, үзем дә шулай эшлим, – ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев