Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе кибете сатучысын Татарстан Президенты бүләкләде

    Район кулланучылар җәмгыяте системасында кырык елга якын сатучы булып эшләүче Зәйтүнә НУРИМАНОВАны Татарстан потребкооперациясенең йөз еллык юбилей тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре" исеме бирелү белән котлады. 40 ел... "Үзе бер гомер", дип әйтәләр аны әби-бабайлар. Ә Зәйтүнә ханым әнә шуның кадәр халыкка сәүдә...

    Район кулланучылар җәмгыяте системасында кырык елга якын сатучы булып эшләүче Зәйтүнә НУРИМАНОВАны Татарстан потребкооперациясенең йөз еллык юбилей тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре" исеме бирелү белән котлады.

    40 ел... "Үзе бер гомер", дип әйтәләр аны әби-бабайлар. Ә Зәйтүнә ханым әнә шуның кадәр халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә.

    - Пенсия яшенә җитсәм дә, эштән һич кенә китәсем килми. Хезмәттәшләремне, сатып алучыларны бик яратам, - ди Зәйтүнә ханым.

    ...Көчек кызы мәктәпне тәмамлагач дусты Диләрә белән Бөгелмәдә сатучылар әзерли торган курсларда укый. Аннан Казан кооператив техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын Көчек кибетендә сатучы булып башлый. Кырынды егете Фидаилгә кияүгә чыккач, яшьләр Әгерҗедә төпләнәләр. Һәм Зәйтүнә ханымның да хезмәт юлы Әгерҗедә 11нче кибеттә өлкән сатучы Нәзилә Әхкәметдинова кул астында дәвам итә. Бу кибет ул елларда балалар бакчаларын, хастаханәләрне азык-төлек белән тәэмин итә.

    - Гөрләп эшләгән заманнар иде ул. Районда иң яхшы, алдынгы кибет безнеке иде, - ди ул елларны искә төшереп Зәйтүнә ханым.

    Нәзилә апа лаеклы ялга чыккач, өлкән сатучы вазифасын Зәйтүнә ханымга тапшыралар. 2000 елда аңа шәһәр үзәгендәге 20нче кибеткә күчәргә тәкъдим итәләр. Берничә ел элек заманча төзекләндерелгән әлеге кибеттән халык бер генә минутка да өзелеп тормый. Югыйсә, тирә-юньдә күпме кибетләр...

    - Бездә ассортимент бик бай. Свежий ипи, икмәк-азык комбинаты җитештергән лимонад, квас, мармелад, тозлы балык, кесәлгә, Можга сөт ризыкларына сорау бик зур. Айлык товар әйләнеше 600-700 мең сум була, - ди ул.

    Хезмәттәшләре Асия Йосыпова, Гөлнара Краснова белән һәрвакыт уртак тел табып эшлиләр.

    - Сатып алучылар барыбызны да бик ярата. Үзебез дә аларны көтеп алабыз. Даими сатып алучылар белән якын туганнар кебек инде. Көн саен хәл-әхвәл белешәбез. Берничә көн күренми торсалар, нәрсә булды икән дип борчыла башлыйбыз, - ди Зәйтүнә ханым.

    Әнә, ишектән килеп керүче Әлфия ханым Таҗиева белән елмаеп исәнләшкәннән соң, хәлләрен белешеп алдылар.

    - Мин дә райпо системасында эшләдем бит. Сатучы нинди булырга тиеш дип сорасалар, мин һәрвакыт "үзебезнең Зәйтүнә кебек" дип әйтәм. Ачык йөзле, бик тәмле телле, җитез, тыныч, сабыр ул, - ди Әлфия ханым.

    Сатучы нәкъ шундый сыйфатларга ия булырга тиеш тә инде ул. Ачуың килгәндә дә тешеңне кысып түзеп, елмаеп хезмәт күрсәтсәң сатып алучыларыңны да югалтмыйсың, эшең дә гөрләп бара.

    Бу еллар эчендә райпоны кем генә җитәкләмәде?! Хәниф Солтанов, Фәрит Габбасов, Наилә Нурмиева, Рәфикъ Шәрәпов - аларның берсенең дә Зәйтүнәнең хезмәтенә берсенең дә тел-теш тидергәне булмаган.

    - Җитәкчеләребез эшләгән кешенең кадерен белделәр, - ди Зәйтүнә ханым.

    Ял көннәрендә Зәйтүнә апа тулысы белән үзен гаиләсенә багышлый. Милиция ветераны булган җәмәгате Фидаил белән бердәнбер кызлары Гөлназны кияүгә биреп, хәзер инде кечкенә оныклары Әмилә белән Кәримне үстерешергә булышалар. Туган авылы Көчектә яшәүче әнисе Хәлимә апа янына кайтып та булышырга өлгерә ул. Җәй көне бакча үстереп, кайнатмалар, салатлар ясап кышка бик күп запас белән керәбез, ди. Сеңлесе Рәшидәнең олы терәк булып яшәвенә дә сөенә ул. Гомумән, бәхете түгәрәк Зәйтүнә ханымның. Гаиләсендә иминлек, тынычлык булгач, эше дә җырлап бара аның.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: