Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе кибетләрендә ялган ризык белән алдамыйлармы?

Кибетләрдә товарга кытлык бетеп, дефицит заманнары артта калгач, хәзер сәүдә нокталарында җаның ни тели, шул бар дип сөенәбез. Әмма азык-төлекнең сыйфаты, составында ниләр булуы турында әллә ни уйламыйбыз. Әнә, Рәсәйдә 2015 елда җитештерелгән сөт ризыкларының 11 проценты ялган булып чыккан. Ә сырның, гомумән, 75 (!) проценты чын түгел икән. Әле...

Кибетләрдә товарга кытлык бетеп, дефицит заманнары артта калгач, хәзер сәүдә нокталарында җаның ни тели, шул бар дип сөенәбез. Әмма азык-төлекнең сыйфаты, составында ниләр булуы турында әллә ни уйламыйбыз.
Әнә, Рәсәйдә 2015 елда җитештерелгән сөт ризыкларының 11 проценты ялган булып чыккан. Ә сырның, гомумән, 75 (!) проценты чын түгел икән. Әле шушы араларда гына үткәрелгән тикшерүләр Татарстан кибетләрендәге 151 төр атланмайның (безнең якларда аны ак май, диләр) 45е ялган икәнен күрсәткән. Хәтта республикабызда җитештерелгән сөт ризыгының да һәр өченчесе ялган булуын ачыклаганнар.
Эшләп алган акчабызны ялган азык-төлеккә сарыф итүебез бигрәк аяныч. Читтәгеләр дә алдый, Татарстан җитештерүчеләренең дә кайберләре үз халкын алдауда әллә ни калышмый икән. Гомер озынлыгын арттыру турында сөйлибез. Ә үзебез ялган, сыйфатсыз азык ашап, сәламәтлегебезне бетерәбез.
Бу турыда Татарстан Куркынычсызлык Советының чираттагы утырышында да җитди сөйләшү булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та Татарстан сәүдә нокталарында кеше сәламәтлеге өчен зыянлы ялган сөт ризыкларының күп булуы турында аеруча борчылып сөйләде.
- Бу бит халыкны талау. Без бит үз кешеләребезне алдыйбыз. Башта сыйфатсыз азык ашатабыз, аннары дәваларга тырышабыз. Өстәвенә, республикада кеше гомерен озайту турында сөйлибез. Татарстанда ялган сөт ризыклары җитештерүчеләрне утлы табага бастырырга кирәк, - дип, кибетләрдә ялган сөт ризыкларын бетерү өчен даими рәвештә тикшерүләр үткәреп торырга дигән бурыч куйды Рөстәм Нургалиевич. Бигрәк тә атланмайга, эремчеккә һәм башка ризыкларга пальма мае кушулары Президент күңеленә тигән.
- Әгәр пальма мае кулланылган икән, азыкның тышына әбиләр дә укырлык итеп, эре хәрефләр белән шулай дип язылсын иде. Без бу турыда Рәсәй Дәүләт Думасына да закон кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идек. Әмма әлегәчә безнең сүзне ишетмиләр. Халыкны алдау дәвам итә, - дип ачынып сөйләде ул.
Дөрестән дә, кибетләрдәге ак майның да, эремчекнең дә ассортименты бихисап, әмма арасыннан яхшы сыйфатлысын табу, ай-һай, авыр. Кайберәүләр арзанрагын алырга тырыша. Әмма сыйфатлы сөт ризыгы берничек тә арзан булалмый. Авылда гомер буе сыер асраучы бер ханым белән дә бу турыда сөйләшеп алдык.
- Бер кило май ясау өчен 20 литрлап сөт кирәк. Бер литр сөт авылда 18-20 сум тора. Димәк, ак май ясарга якынча 400 сумлык сөт файдаланыла. Яхшы сыйфатлы май һич тә арзан булалмый, арзан икән, димәк аның составына төрле катнашмалар кушылган, - диде ул.
Шуңа күрә сөт ризыклары һәм башка азык-төлек сатып алганда иң элек аның составында ниләр булуы белән кызыксыныгыз. Чын сөт һәм аннан әзерләнгән ризыклар да айлар буе әчеми торалмый. Әмма кибетләрдәге сөт ризыкларының саклану срогын укыгач, шаккатып торасың, кайберсенең кабына хәтта 3-4 ай саклана дип язылган. Составына порошок кушылган сөт ризыгы гына шулай озак саклана ала, диләр белгечләр.
Белешмә:
Әгәр сезгә кибеттә ялган товар сатканнар икән,
- Роспотребнадзорның Әгерҗедәге вәкиле Рәйсә Гыйсмәтуллинага 24638,
- Дәүләт алкоголь инспекциянең Чаллыдагы территориаль бүлегенә 8(8552)714303 телефонына шалтыратыгыз. Товарның чегы кулыгызда булырга тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез кибет-базарларда азык-төлекне ничек сайлап аласыз? Нинди ризык ашавыгызны чамалыйсызмы? Шул турыда фикерләрегезне башкалар белән дә уртаклашыгыз әле. Хатларыгызны agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга языгыз йә почта аша җибәрегез. 22962 телефонына да шалтырата аласыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев