Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе кирпеч заводына - 85 ел

Быел Әгерҗебезнең 370 еллыгын билгеләп үттек. Заманында шәһәребездә иң эре, дәрәҗәле, куәтле предприятиеләрнең берсе булган, йөзләрчә халыкны эшле иткән төзү материаллары заводы, ягъни кирпеч заводының да быел 85 еллык юбилее иде. Ни кызганыч, бу предприятие бүген юк инде. Әмма ул биредә эшләгән эшче-хезмәткәрләрнең күңелендә матур хатирәләр белән һаман да яши....

Быел Әгерҗебезнең 370 еллыгын билгеләп үттек. Заманында шәһәребездә иң эре, дәрәҗәле, куәтле предприятиеләрнең берсе булган, йөзләрчә халыкны эшле иткән төзү материаллары заводы, ягъни кирпеч заводының да быел 85 еллык юбилее иде. Ни кызганыч, бу предприятие бүген юк инде. Әмма ул биредә эшләгән эшче-хезмәткәрләрнең күңелендә матур хатирәләр белән һаман да яши.

"КИРПИЧКА" НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛГӘН

Кирпеч заводының барлыкка килүе ерак тарихка барып тоташа. 1931 елның 29 маенда райондагы колхоз-совхозларны, МТСларны, тимер юл һәм сәнәгать предприятиеләрен кирпеч белән тәэмин итү максатыннан оештырыла ул. Шәһәребез яшьләре генә түгел, чит төбәкләрдән дә бирегә эшкә килүчеләр һәм төпләнеп калучылар күп була.

Кирпеч заводы эшли башлаган елларда бөтен эш кул белән башкарыла. 1933 елда кирпеч яндыру миче кулланылышка тапшырыла. Ел саен 400-500 мең данә кирпеч җитештерүгә ирешәләр.

30нчы еллар ахырында завод эшчеләренең балалары өчен бакча ачылгач, хатын-кызлар җиңел сулап куялар. Сугыш вакытында күпчелек эшчеләр фронтка китәләр. Алар урынын яшүсмерләр ала. Кирпеч сугудан тыш, алар торф чыгаралар, каты кәгазь җитештерәләр. Илгә тыныч көннәр килгәч, хуҗалыкларны торгызу буенча зур эшләр башлана. Ә бу төзелеш материалларына да зур сорау тудыра. 1950 елда заводка 320 кул көчен алыштыра торган экскаватор кайтартыла. Бу вакытта ел саен 2-3 миллион кирпеч чыгаруны бурыч итеп куялар.

60нчы елларда керамик плиткалар чыгару цехы төзелә. Тора-бара завод эшчеләре өчен йортлар сафка баса. Заводская урамында җиде ике катлы йортта завод эшчеләре өй туйлары уздыралар. 80нче елларда ук заводка һәм бу йортларга газ кертелә. Менә шулай, халык телендә "кирпичка" дип аталган микрорайон бу елларда чәчәк ата.

Кирпеч заводы ветераны Владимир Мирошниченко биредә эшләгән елларын болай искә ала:

- Кирпеч яндыруда эшләгән ир-егетләрнең хезмәте иң авыры иде. Җәйге челләдә кызу мич янында эшләүне күз алдына китерегез әле. Ул елларда юлларның начарлыгы да үзәккә үтте. Әмма без авырлыкларга теш кысып түздек, зарлануны белмәдек. Заводның бердәм, дус коллективы, бер йодрык булып, намус белән эшләде. Без җитештергән кирпеч тә сыйфатлы булуы белән аерылып торды, - ди ул хатирәләр яңартып.

Владимир Савельевич үзе дә бирегә гади эшче булып киләт һәм кирпеч цехы начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Хезмәт стажы 40 елдан артык аның.

ЭШЧЕЛӘРГӘ УҢАЙ ШАРТЛАР

Заводта план үтәлмәгән бер генә ел да булмый. Тора-бара көнгә 50-60 мең данә кирпеч җитештерүгә ирешәләр. Кирпечләрне конвейер ярдәмендә күчерү дә эшне күпкә җиңеләйтә. Хәтта бәйрәмнәрдә дә кызу эш кайный биредә. Эшчеләр үзара ярыша-ярыша эшлиләр. Социалистик ярыш киң җәелгән чор була бит ул. Эшче-хезмәткәрләр орден-медальләр, Мактау грамоталары, премияләр белән бүләкләнәләр.

Әгерҗе кирпеченә дә сорау зур була ул елларда. Советлар Союзында мондый көчле куәтле заводлар нибары 5-6 гына булганлыктан, илнең төрле почмакларына вагон-вагон Әгерҗе кирпечен озаталар. Ә шәһәрдә кирпечкә машиналар чираты хәтта Иж-Бубыйга кадәр сузыла иде, дип сөйлиләр ветераннар.

- Эшчеләр Чуашстаннан, 15 союздаш республикадан ук киләләр иде. Бик күпләр гаилә корып Әгерҗедә төпләнеп калдылар. Читтән килгәннәр тулай торакка урнаштылар. Коллективыбыз бик яшь, эшчеләр уртача 30 яшьтә иде. Ә җәйләрен мәктәп укучылары да безгә эшкә урнашалар иде. Үзебезнең ашханәбез гөрләп эшләде. Ярдәмчел хуҗалыкта дуңгыз, үгез, атлар асралды. Эшчеләр өчен бөтен уңай шартларны булдырырга тырыштык. Эштән соң юынырга мунча, душ кабиналары бар иде. Хәтта үзебезнең буада җәй көне рәхәтләнеп су коенып, балык каптырып ял итәләр иде, - дип искә ала заводта күп еллар кадрлар бүлеге начальнигы булып эшләгән Люция ханым Акбашева.

МӘДӘНИ ТОРМЫШ КАЙНЫЙ

"Кирпичка" микрорайонында яшәүчеләр кирпеч заводы клубында узган кичә, дискотека, концертларны, клубтагы бай китапханәне әле дә сагынып искә алалар.

- 1973 елның 7 ноябрендә 76нчы мәктәп укучылары бездә беренче бәйрәм кичәсе уздырдылар, - дип искә ала Эдуард Бикбашев. - Завод эшчеләренә ул шундый ошады. Аларның үзләренең дә сәхнәгә чыгасылары килде. Ижаудан музыкаль инструментлар алып кайттык. Шунда ук аларда уйнарга теләк белдерүчеләр дә табылды. Шулай итеп завод клубында вокаль-инструменталь ансамбль оешты. Әлеге ансамбльдә мин дә уйнадым, - ди ул.

Ел саен Төзүчеләр көнендә коллективлары белән табигать кочагына ял итәргә чыгалар алар. Шәһәрдә футбол ярышлары кирпеч заводы командасыннан башка узмый. 10нчы сан астында уйнаучы Эдуард Бикбашевны җанатарлары әле дә онытмый. Яшьләр волейбол, чаңгы ярышларында да бик теләп катнашалар. 1981 елда заводның 50 еллыгын билгеләп үтү бәйрәме тантаналы төстә уза. Зал тутырып халык җыела, Казаннан да җитәкчеләр килә.
Заводның чәчәк аткан еллары 60-80нче елларга туры килә. Ул чакта завод белән Николай Полоруссов җитәкчелек итә. Бу җитәкче турында эшчеләрнең күңелендә бары матур хатирәләр генә саклана.

АВЫР ЕЛЛАР

90нчы елларда электр, газ өчен түләү арта. Зур мичләрне көн саен җылытырга кирәк. Кирпеч ясау чималларына да бәя берничә тапкырга күтәрелә. Әгерҗе заводында җитештерелгән продукциягә дә сорау кими. Шул елларда керамика бүлеге ябыла.

Завод өчен иң авыр 1998-2008 елларда аның белән Ришат Нурисламов җитәкчелек итә. Аннан соң да заводта җитәкчеләр еш алышынып тора.

КУРКЫНЫЧ КӨН КИЛДЕ

- Заводка Казаннан ике кыз һәм егет килгән көнне мәңге онытасым юк. Алар фотога төшерделәр, нәрсәләрдер яздылар, - дип сөйли Владимир Мирошниченко. - Моны күреп, эшчеләрнең кәефе төште. Алар нидер булачагын куркып көтә башладылар. Һәм ул куркыныч көн килде.

2009 елның январенда ике көн ял иткәннән соң эшкә чыктык. Тик 11ендә чыгарга кушып безне кайтарып җибәрделәр. Әлеге көнне көтеп алдык һәм янә эшкә чыктык. Тик безне сакчылар кертмәделәр. Завод җитәкчелеген көттек. Бераздан предприятие рентабельле түгел, Әгерҗе кирпече сатылмый дип хәбәр иттеләр һәм авыр финанс хәленә сылтап, безне өч айга түләүсез ялга җибәрделәр. Шушы китүдән үз эш урыннарына беркем дә кире әйләнеп кайта алмады. Шулай итеп, 300 кеше эшсез һәм яшәү чыганаксыз калды. Ул чакта минем пенсиягә чыгарыма ике ай гына калган иде. Әле ярый, улыбыз Камчаткадан посылкалар җибәреп торды, - дип уфтана Владимир Савельевич.

- 35 ел эчендә икенче туган йортка әйләнгән биналарның җимерелүен күрү миңа да, ирем Өлфәткә дә (хәзер инде мәрхүм) бик авыр булды. Ул директор урынбасары булып эшләде. Хәер, язмышы кирпеч заводы белән бәйле бер кешене дә битараф калдырмагандыр мондый аяныч язмыш, - ди Люция апа.

Әйе, хәзер кирпеч заводы урынында - хәрабәләр. Тик аны хәтерләүчеләр барында Әгерҗе кирпеченнән төзелгән йортлар һәм биналар исән чагында ул халык күңелендә яшәр әле...

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев