Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе күперләре алар кулында

Сезнең күңелегездә Әгерҗедә халык телендәге БАМ, Иж елгасы аркылы салынган һәм райондагы күпсанлы башка күперләрне кемнәр тәртиптә тота икән дигән сорау туганы бармы? Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан без әнә шул күперләрне төзекләндереп, чистартып, буяп, тәртиптә тотучы "Татарстан күперләре" җәмгыятенең Әгерҗе районындагы бригадасы белән танышырга, аларның эшләре белән кызыксынырга булдык....

Сезнең күңелегездә Әгерҗедә халык телендәге БАМ, Иж елгасы аркылы салынган һәм райондагы күпсанлы башка күперләрне кемнәр тәртиптә тота икән дигән сорау туганы бармы? Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан без әнә шул күперләрне төзекләндереп, чистартып, буяп, тәртиптә тотучы "Татарстан күперләре" җәмгыятенең Әгерҗе районындагы бригадасы белән танышырга, аларның эшләре белән кызыксынырга булдык.

Бу бригада моннан сигез ел элек оеша. Казандагы җитәкчеләре - якташыбыз, Исәнбай егете "Татарстан күперләре" җәмгыяте директоры Ринат Мухъянов. Ә безнең район бригадасы Алабугада Равил Мухъянов җитәкчелегендәге участокка буйсына. Бригададагы дүрт эшче дә - Исәнбай егетләре. Бригадир Рәшит Мухъянов җитәкчелегендәге шушы егетләр райондагы 21 күпергә хезмәт күрсәтә.

- Азат Мухъянов, Азат Сабитов һәм Илһам Ямалиев - барысы да менә дигән! Ничә еллар бик килешеп, аңлашып, бер гаилә кебек эшлибез, - ди Рәшит.

Без барганда юлчылар Әгерҗедә БАМ күперен чистарту белән шөгыльләнәләр иде. Ул - 200 метрлы Иж күпереннән кала озынлыгы буенча икенче урында торучы күпер. Бу олы күпер аша көнгә ничәмә-ничә автомобиль, олы йөк машиналары уза икән?! Әнә, юлчылар да, машиналар агымына карамыйча, үз эшләре белән мәшгуль. Күперне чистартканнар, бордюр-рәшәткәләрне юалар иде.

- Махсус машинабызда су өчен олы бак урнаштырылган, автомат су сиптергеч белән эшләү дә бик уңайлы, кирәк булса генераторны да кушабыз, - ди Рәшит абый.

Аларның бурычы - айга ике тапкыр һәр күперне тәртипкә китерү. Язын чүп-чардан чистарту, буяу эшләре булса, җәй көне күпер янындагы печәнне чабалар. Кыш көне күпердәге карны көрәү белән мәшгуль алар.

- Тракторыбыз да бар. Чүпне дә, карны да читкә чыгарып түгәбез, - ди Азат абый Мухъянов.

Юлчыларның эше әле болар белән генә чикләнми. Алар район юлларына урнаштырылган 265 су ага торган торбалар өчен дә җаваплы. Язгы ташуга әзерлек вакытында һәр торбаны кардан чистарталар алар.

- Ташу җитә башласа, төн йокысы кача инде. Дежур да торабыз, төн уртасына кадәр эшләгән чаклар да була, - ди Азат Сабитов.

- Язгы ташу, күз ачкысыз бураннар вакытында үзебез генә өлгерә алмасак, Алабуга участогына караган башка бригадалар да ярдәмгә килә. Кирәк булса, без дә аларга булышырга һәрчак әзер, - ди Илһам.

Соңгы елларда "Татарстан күперләре" җәмгыяте тарафыннан райондагы берничә күпернең төзекләндерелүе дә эшләрен җайлаштырган. Быел Барҗы-Умгада, Биектау трассасындагы күперләр ремонтланган. Берничә ел элек Кичкетаң, Көчектәге күперләр бик сыйфатлы итеп эшләнгән иде. "Әле районда күп кенә күперләр төзекләндерү таләп итә", диләр юлчылар.

- Әгерҗе участогында эшләүче егетләребезне, һәрвакыт аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләүче Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге "Брус" участогы юлчыларын да һөнәри бәйрәмебез белән котлап, исән-имин эшләүләрен телим, - дип иң матур теләкләрен юллады "Татарстан күперләре"нең Алабугадагы участогы мастеры Равил Мухъянов.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев