Әгерҗе өлкәннәре, сезнең өчен!
1 октябрь - Өлкәннәр көне якынлаша. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтәчәк. ТАШЛАМАЛАР "Ева", "Азинский" чәчтарашханәләрендә - 50 процент; Шәхси эшмәкәр Джаметов автомастерскоенда (Ленин ур.) май алыштыру, диагностиканың бар төре буенча - 10 процент, Шакиров автомастерскоенда (Ометов ур.) шушы ук хезмәтләргә...
1 октябрь - Өлкәннәр көне якынлаша. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтәчәк.
ТАШЛАМАЛАР
"Ева", "Азинский" чәчтарашханәләрендә - 50 процент;
Шәхси эшмәкәр Джаметов автомастерскоенда (Ленин ур.) май алыштыру, диагностиканың бар төре буенча - 10 процент, Шакиров автомастерскоенда (Ометов ур.) шушы ук хезмәтләргә - 50 процент, Бокарев автомастерскоенда (Чапаев ур.) машинаны юу, автосервис, шиномонтаж, запас частьләргә, йөк ташуга - 10 процент;
Шәхси эшмәкәр Колбина фотостудиясендә ("Погребок") документларга фото ясатуда - 50 процент, Голосеев фотостудиясендә ("Погребок") документларга фото ясатуда - 50, фото бастыруда - 10 процент;
Шәхси эшмәкәр Яушева остаханәсендә (К.Маркс ур., 13а) аяк киеме ремонтлауга - 20 процент, Матвеева остаханәсендә (М.Горький ур., 13) - 50 процент;
Шәхси эшмәкәр Мерекова ательесында (М.Горький тыкрыгы, 1) - 10 процент;
"Техноград" сәүдә үзәгендә - өстәмә 7,5 процент, Пятерка" сәүдә үзәгендә 20 процент ташлама каралган.
1 октябрьдә - ирләр өчен, 2 октябрьдә хатын-кызлар өчен мунчада юыну бушлай.
"Альянс", "Каскад", "Рэтрал", "Сокол", "РЖД" такси хезмәте машиналарында шәһәр буенча йөрү - 50 сум.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен пенсия таныклыгының булуы шарт.
БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ
1 октябрьдә Әгерҗе үзәгендә - Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә.
Ункөнлек барышында хөрмәтле өлкәннәребез өчен түбәндәге чаралар узачак:
1 октябрьдә 14 сәгатьтә - район Мәдәният сараенда концерт:
7 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗенең Л.Айтуганов исемендәге клубында - "Мирас" ансамбле концерты.
3 октябрьдә 10.30 һәм 18.20 сәгатьләрдә "Авангард" кинотеатрында - бушлай фильм.
1-10 октябрьдә өлкәннәр үзләрен борчыган сораулар белән түбәндәге "кайнар линия" телефоннарына да шалтырата алалар:
Социаль яклау бүлекчәсе - 21154, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8-17.15, җомга 8-16 сәгатьләрдә;
Пенсия фонды идарәсе - 074, дүшәмбе-сишәмбе 8-16, чәршәмбе-пәнҗешәмбе 8-18, җомга 8-13, шимбә 8-12 сәгатьләрдә;
Район башкарма комитеты - 22332, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8-17, җомга 8-16 сәгатьләрдә;
Хастаханә - 89625681678 (Гөлгенә Бакирова) эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә;
Авыл хуҗалыгы идарәсе - 22899, эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә;
Социаль страховкалау федераль хезмәте - 22942, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8-17, җомга 8-16.15 сәгатьләрдә.
Бәйрәм көннәрендә генә түгел, хөрмәтле өлкәннәребезгә һәр көнне күңел җылыбызны бүләк итик. Тәмле телебезне, ачык йөзебезне кызганмыйк. Тормышның ачы-төчесен күргән әби-бабайларыбыз моңа бик тә лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев