Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе Мәдәният сараенда – үзенчәлекле күргәзмә

Бүген Әгерҗе район Мәдәният сараенда иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Анда ниләр генә юк иде: теккән, чиккән әйберләр күз явын алырлык булып, күпләрдә соклану хисләре тудырды. Район Мәдәният сараенда эшләп килүче декоратив-гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр теккән йомшак уенчыклар кибетнекеннән берние белән дә аерылмый. Кул осталары үзләре теккән, бәйләгән...

Бүген Әгерҗе район Мәдәният сараенда иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә эшләде.

Анда ниләр генә юк иде: теккән, чиккән әйберләр күз явын алырлык булып, күпләрдә соклану хисләре тудырды. Район Мәдәният сараенда эшләп килүче декоратив-гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр теккән йомшак уенчыклар кибетнекеннән берние белән дә аерылмый. Кул осталары үзләре теккән, бәйләгән киемнәрне киеп тә күрсәттеләр. Һәр "мода күрсәтүчене" көчле алкышлар белән каршы алдылар. Мондый үзенчәлекле күргәзмәне карарга авыллардан да килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев