Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина: “И-й, рәхәт әнкәй янында“

Бу якшәмбедә, 29 ноябрьдә, иң кадерле, иң газиз кешеләребез, гомере буе балаларым дип өзелеп, читтәге балакайлары бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр әле дип тәрәзәдән күзен алмый, ул-кызларын, оныкларын сагынып көтеп яшәүче ӘНИЛӘРЕБЕЗ бәйрәме. Зинһар, телефоннан шалтыратып кына түгел, күчтәнәчләр алып, яннарына кайтып котларга тырышыгыз. Дөнья мәшәкате беркайчан бетми ул. Алар да...

Бу якшәмбедә, 29 ноябрьдә, иң кадерле, иң газиз кешеләребез, гомере буе балаларым дип өзелеп, читтәге балакайлары бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр әле дип тәрәзәдән күзен алмый, ул-кызларын, оныкларын сагынып көтеп яшәүче ӘНИЛӘРЕБЕЗ бәйрәме. Зинһар, телефоннан шалтыратып кына түгел, күчтәнәчләр алып, яннарына кайтып котларга тырышыгыз. Дөнья мәшәкате беркайчан бетми ул. Алар да мәңгелек түгел бит. Исән чакларында ӘНИЛӘР янына ешрак кайтыгыз.
Әнә, бу рәсемдәге баһадир гәүдәле өч ир-егет Айзат, Илнур, Айрат һәм аларның җәмәгатьләре Вәсилә белән Альбина (әле Айнурның өйләнмәгән чагында төшкән фото) "и-й, рәхәт әнкәй янында" дип әниләре Роза ханым САФИУЛЛИНА янына ешрак җыелырга тырышалар.
- Бу гаиләгә килен булып төшкәнемә 20 ел. Тора-тора сокланам каенанамның өч улының да әниләренә шундый кадер-хөрмәт күрсәтүләренә, аны иң изге зат итеп яшәүләренә. Ирем Айзат һәр көнне иртән, көндез һәм кичен шалтыратып әнинең хәлен белешә. Әниебез телефоннан сөйләшкәндә кан басымы күтәрелүе турында сүз чыгарса, салган чәен дә эчми, аның янына чыгып чаба. Кайбер кызлар да әниләренә бу кадәр хөрмәт күрсәтә алмыйдыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта үзебез дә бердәнбер улыбыздан олыгайган көндә шундый кадер-хөрмәт күрсәк иде дип телим эчемнән генә, - ди Роза апаның олы килене Вәсилә.
- Безнең әни Алла бәндәсе бит ул. Аның кебек киленнәре өчен дә өзелеп торучы каенаналар сирәктер ул. Без, өч килен дә, әнкәй янында үзебезне аның кызлары кебек итеп сизәбез, - дип әңгәмәгә кушыла Роза апаның икенче килене Альбина.
- Минем бу гаиләгә килен булып төшүемә әле күп түгел. Ирем Айрат төпчек малай булгач, без әни янында төпләнеп калдык. Миңа беренче көннән үк бу йортта бик рәхәт. Әнием хәтта "кызым, нәрсә ашыйсың килә, бүген кичкә нәрсә пешерим" дип сорый. Аның чисталыгына, сабырлыгына, тыныч холыклы булуына, телне йотарлык итеп ашарга әзерләвенә тора-тора сокланам. Кичкетаңдагы әнием Роза да "кызым, берүк, шушы бәхетеңнең, каенанаңның кадерен белеп кенә яшә", дип тора, - ди төпчек киленнәре Регина да.
Менә шундый әни һәм каенана инде ул Әгерҗедә Казанская урамында гомер кичерүче җиденче дистәсен куып килүче Роза ханым.
Нәсел-нәсәпләре Чистай керәшеннәре булса да, Үзбәкстанда туып-үсә ул. Аннан яшь белгечне Әгерҗегә санэпидстанциягә эшкә җибәрәләр. Гомерлек яры Илшат Сафиуллинны да биредә очрата ул. Өч улларына сөенеп, матур гомер кичергәндә Илшатының кинәт йөрәге тибүдән туктый. Бәхетле гаиләне, барлык якыннарын тетрәндергән бу көннәрне, зур югалтуны Роза ханымның да, улларының да искә төшерәселәре килми. Олы улы Айзатка - 18, төпчеге Айратка нибары дүрт яшь була ул чакта. Шәһәр җирендә үз йорты белән яшәүче анага өч малайны аякка бастыруның җиңел булмавын язып тормыйм. Айзат ике энесе өчен әти урынына кала, әнисенең төп ярдәмчесе, киңәшчесе була. Роза ханым да "әнә, Айзат абыегыздан сорагыз, аның белән киңәшләшегез" дип үстерә ике улын.
- Олы абыйларының тәрбиясе әле дә бик ачык сизелә. Илнур һәм Айрат өчен Айзат абыйлары - хәзер дә идеал. Алар нинди генә эш булса да иң әүвәл Айзат абыйлары белән киңәшләшәләр, аның сүзе - энекәшләре өчен закон. Каенанабыз өч улын да бик туган җанлы итеп үстергән. Алар безнең туганнарны да бик якын итәләр. Хәер, Роза әниебез үзе дә нәкъ шундый. Каенанатабыз вафатына 20 еллап гомер узса да, әниебез аның туганнары белән якыннан аралашып яши. Читтә яшәүчеләре дә Әгерҗегә кайткач иң элек Роза әниебез янына киләләр. Кыскасы, безнең каенанабыз "мировой", без аны үз әниебез кебек яратабыз, - дип дәвам итә Альбина.
- Безгә шундый тәртипле, иманлы, тырыш, алтын куллы, һәр эштә чисталык-пөхтәлек яратучы уллар тәрбияләгән өчен әниебезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен Роза әниебезгә, - ди Вәсилә.
Бик яшьли ирсез калып, ялгызы әнә шундый уллар тәрбияләп үстергән Роза ханым - бүген бик бәхетле АНА. Барлык әниләргә дә менә шундый бәхет насыйп булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев