Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе – минем шәһәр

"Әгерҗе - минем шәһәр, шуңа 200 сум гына түгел, күбрәк тә жәл түгел аның өчен. Тик аякларым начар йөргәнлектән, үзем илтеп кенә бирә алмыйм", - дип, үзара салым акчасын өенә килеп алуыбызны үтенеп, ничә кат шалтыратты икән редакциябезгә Чайковский урамыннан Екатерина ТИТОВА. Якын туганыдай каршы алды безне тыл ветераны, сугыш...

"Әгерҗе - минем шәһәр, шуңа 200 сум гына түгел, күбрәк тә жәл түгел аның өчен. Тик аякларым начар йөргәнлектән, үзем илтеп кенә бирә алмыйм", - дип, үзара салым акчасын өенә килеп алуыбызны үтенеп, ничә кат шалтыратты икән редакциябезгә Чайковский урамыннан Екатерина ТИТОВА.
Якын туганыдай каршы алды безне тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны. Әңгәмә барышында аның төп Әгерҗенеке түгел, ә Владимир өлкәсеннән икәнлеге мәгълүм булды.
- Язмыш мине бирегә китергәндә, Әгерҗе шәһәр түгел, станция генә иде әле. Әгерҗе минем күз алдымда үсте, матурайды, - дип сөйли тиздән 95 яшен тутырачак ветеран. Биредә кем булып кына эшләми ул: төзүче булып та, поездларны озатып йөрүче дә, каравылчы да. Шулай да иң озак еллар эшләгән урыны - ведомстводан тыш сак хезмәте.
- Ул чакларда хәзерге кебек шәһәрдәге предприятие-учреждениеләрдә сигнализацияләр юк иде, каравылчылар саклады. Аларның эшен тикшерү өчен смена дәвамында объектларны ничә кат әйләнә идем икән?! Миңа Әгерҗенең һәр урамы, тыкрыгы, йорты таныш, - дип сөйләгәндә шәһәрне яратуын күзләреннән укырга була.
- Хәзер аякларым начар йөри, шуңа кирәкле урынга такси яллап барам. Машинада барганда шофердан: "Акрынрак бар әле, улым, Әгерҗе урамнарын игътибар белән карап барасым килә", - дип үтенәм. Мин бирегә килгән Әгерҗе белән хәзерге шәһәр арасында аерма җир белән күк арасы кебек бит, - ди ул һәм, - Әгерҗебез матуррак булырга тиеш, - дип өстәп куя.
Шәһәребезне тагын да гүзәл итүгә шушы яшендә дә үзе лаеклы өлеш кертә ул. Әнә, сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирелгән фатиры янындагы кечкенә генә участокка быел да кар эрү белән чәчәк орлыклары чәчеп куйган инде.
- Тиздән минем балкон асты аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер, - ди җәйне түземсезлек белән көтүенә ишарәләп.
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәмен дә зарыгып көтә ул. Медальләр беркетелгән костюмын киеп тантанага бару турында хыяллана.
- Башкалары янына быел тагын бер юбилей медале өстәлде. Бәйрәм уңаеннан бик күп күчтәнәчләр тутырылган "чемодан" да китерделәр, - ди сөенеп.
...Утны-суны күчкән, бер гасырга якын гомере эчендә бик күп сынаулар күргән ветеран белән озак сөйләшеп утырдык. Аның Әгерҗе турында ихлас ярату белән сөйләве, шушы яшендә аны тагын да матур итү өчен янып-көюе сокландырды да, бераз уйлатты да. Тормыш авырлыкларын күргән, төрле сынаулар аша чыныккан өлкән буын, ни дисәң дә, туган җир, туган шәһәр кебек төшенчәләргә бик сак карарга күнеккән шул. Туган якны ярату хисе дә күпкә көчле. Әнә, Екатерина Ивановна үзара салым акчасын 200 сум итеп кенә түгел, 500 сум итеп бирде.
- Минем 95 яшемә Әгерҗе тагын да матуррак булырга тиеш, - дигән үтенечен дә җиткерде район җитәкчелегенә.
Без аның янына көзен тагын килергә вәгъдә биреп саубуллаштык. Ноябрь аенда хөрмәтле ветеранның юбилее бит.
Белешмә:
13 апрельгә үзара салым акчасын "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты аша - 217, Бердәм исәпләү үзәге аша 85 әгерҗеле тапшырган. Ә исемлек буенча үзара салым акчасын ташырырга тиешле кешеләр саны - 10 меңнән артык.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев