Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе – “Мәктәпкә – батыр исеме“ проектында лидер

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган "Мәктәпкә - батыр исеме" Бөтенроссия проектында Әгерҗе районыннан унбер мәктәп катнашып, Татарстанда лидерлыкны яулады. Ә Татарстаннан проектта барлыгы 29 мәктәп, үз белем бирү йортларына батырлар исемен биреп, Россиядә беренчелеккә чыкты. Бүген әлеге хәрәкәтнең Татарстандагы вәкиле Равил Хөснуллин Әгерҗегә килеп, район башлыгы Валерий Макаров белән...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган "Мәктәпкә - батыр исеме" Бөтенроссия проектында Әгерҗе районыннан унбер мәктәп катнашып, Татарстанда лидерлыкны яулады. Ә Татарстаннан проектта барлыгы 29 мәктәп, үз белем бирү йортларына батырлар исемен биреп, Россиядә беренчелеккә чыкты.
Бүген әлеге хәрәкәтнең Татарстандагы вәкиле Равил Хөснуллин Әгерҗегә килеп, район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты. Аннан 4нче мәктәптә проектны районда тормышка ашыруда зур тырышлык куйган район мәгариф идарәсе методисты Елена Шушаковага, 11 мәктәп директорына Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләвегез, районыгыздан чыккан батырлар турында эзләнү эшләре алып барганыгыз, әлеге проект кысаларында мәктәпләрдә тантаналы чаралар уздырганыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Равил Хөснуллин.
Ул әлеге проектның киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте һәм башка мәктәпләрне дә анда катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев