Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе оешмалары җитәкчеләре Тукай шигырьләрен укый

"Ә Сез Тукай шигырьләрен беләсезме" дигән сорау белән җитәкчеләр ишеген шакыдык. - Мин бит - авыл малае. Балачактан Тукай шигырьләре белән үстем. "Туган тел", "Гали белән кәҗә", "Пар ат", "Шүрәле"ләрне әле дә яттан беләм, - дип каршы алды безне район финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред БАДАХШИН. Җитәкченең эше ничек кенә тыгыз...

"Ә Сез Тукай шигырьләрен беләсезме" дигән сорау белән җитәкчеләр ишеген шакыдык.

- Мин бит - авыл малае. Балачактан Тукай шигырьләре белән үстем. "Туган тел", "Гали белән кәҗә", "Пар ат", "Шүрәле"ләрне әле дә яттан беләм, - дип каршы алды безне район финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред БАДАХШИН.

Җитәкченең эше ничек кенә тыгыз булмасын, ул газета-журналлар, әдәби китаплар укырга да вакыт таба икән.

- Бер генә кичне дә китап укымый уздырганым юк. Укымасам, тамак туймаган кебек. Китапханәгә нинди яңа китап кайта, барысын да укыйм, - диде.

Альфред Нәвитович Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар", Аяз Гыйләҗевның "Җомга көн кич белән", Мөхәммәд Мәһдиевның "Без - кырык беренче ел балалары"н берничә тапкыр укыганлыгын, бу көннәрдә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен кызыксынып укуы турында да әйтте.

Альфред әфәнде безгә Габдулла Тукайның "ПАР АТ" шигырен тулысы белән сөйләп күрсәтте.

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый...

"Россельхозбанк"ның Әгерҗедәге офисы җитәкчесе Фәридә ХӘДИМУЛЛИНА "КИТМИБЕЗ" шигырен сөйләде.

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:

Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион...

- Кечкенә вакытта Тукайның "Су анасы", "Шүрәле"сен шулкадәр дикъкать белән укыганмын, хәтта җәен Су анасы чыгар дип елга буена төшәргә курка идем, - ди Фәридә ханым.

Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалына керүгә күз иң беренче Тукайның 130 еллыгына багышланган стендка төште.

- Бездән көнозын кеше өзелми. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тагын бер кат күз алдыннан үткәрсеннәр дип махсус ясадык аны. Кайберәүләр хәтта Тукайның "Эшкә өндәү", "Сабыйга", "Туган авыл", "Туган тел" шигырьләрен дә сөйләп күрсәтәләр, - ди филиал җитәкчесе Әхсән Кәлимуллин.

Ул үзе дә укырга кергәнче ятлаган "Шүрәле"не әле бүген дә тулысы белән хәтерли.

- Өебездә бик матур рәсемнәр белән эшләнгән "Шүрәле" китабы бар иде. Шуны укый-укый ятлап бетергән идем, - ди Әхсән әфәнде.

Үзе безгә "Эшкә өндәү" шигырен сөйләде.

- Бу исем безнең эшебезнең җисеменә бик туры килә, - диде ул.

И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев