Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе педагоглары - Актанышта

    Бүген, 18 февральдә, Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды. Спартакиадада мең ярымлап кеше - 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнаша. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы,...

    Бүген, 18 февральдә, Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды.

    Спартакиадада мең ярымлап кеше - 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнаша. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм башка дисциплиналар буенча көч сынаша.

    Спартакиадада Әгерҗе командасы да катнаша. Мәгариф хезмәткәрләренә уңышлар телибез. Нәтиҗәләр хакында бераз соңрак хәбәр итәрбез.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: