Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе педагоглары менә дигән итеп җырлыйлар да, бииләр дә

Әгерҗе мөгаллимнәре, әнә шулай, матур, ыспай киенеп район Мәдәният сараена, гадәттә, август киңәшмәсенә җыелалар иде. Ә бүген алар бирегә нигә ашыга, нәрсә була? Мәдәният сараена юл тотканда урамнан узып баручылардан әллә ничә тапкыр ишетергә туры килде бу сорауны. - Мәктәп-бакча җитәкчеләре җырлап-биеп, шаккатырачаклар бүген, керегез, карагыз педагогларыбызның осталыкларын, - дип...

Әгерҗе мөгаллимнәре, әнә шулай, матур, ыспай киенеп район Мәдәният сараена, гадәттә, август киңәшмәсенә җыелалар иде. Ә бүген алар бирегә нигә ашыга, нәрсә була?

Мәдәният сараена юл тотканда урамнан узып баручылардан әллә ничә тапкыр ишетергә туры килде бу сорауны.

- Мәктәп-бакча җитәкчеләре җырлап-биеп, шаккатырачаклар бүген, керегез, карагыз педагогларыбызның осталыкларын, - дип җавап бирдем аларга.

Яшермим, хезмәтләре гаять тынгысыз, җаваплы булса да, фәкать мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре генә үзенең һөнәри бәйрәме уңаеннан, әнә шулай, бергә җыелып, сәхнә осталыгын күрсәтергә сәләтле. Моңа кадәр районда бер генә һөнәр иясенең дә, бигрәк тә түрәләрнең, үз-үзләренә бәйрәм ясап, мондый концерт куйганы юк иде. Ә талантлар бик күп икән педагог җитәкчеләр арасында. Җырлыйлар да, бииләр дә, нәфис сүзгә дә оста. Иң асыл тугыз ир-ат мәктәп директорының хор оештырып җырлаганын кайчан күрер идек әле?! Гадәттә җитди, таләпчән, бераз кырысрак кыяфәттә күрергә гадәтләнгән бу директорларның сәхнәдә җырлаганын ишеткәч, Туфан Миңнуллин әсәрендәге бер авыл баласының "укытучы апа да чикмәнле бәрәңге ашый икән бит" дигән аптыраулы сүзләре искә төште. Директор абыйлар да әнә ничек дәртләнеп җырлыйлар икән ич! Ә Салагыш мәктәбе директоры Айдар Хөснетдинов, гомумән, гел сәхнәдә биеп кенә йөри диярсең. 3нче мәктәп директоры Альбина Кәримова белән Көчек мәктәбенең абруйлы мөгаллиме генә түгел, көчле, моңлы тавышы белән танылган Илдар Нәбиуллин "Ак чәчәкләр" җырын башкарганда күңелләр тулды. Җыры да күңел кылларын тибрәтә торган, өстәвенә, бу минутларда экранда вакытсыз арабыздан киткән мөгаллимнәрнең фотолары бер-бер артлы чагылып үтте...

Мәктәп-бакча җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре сәхнәгә чыккач та "кара, мәгариф өлкәсендә җырламаган, биемәгән кеше юк икән", дип сокланып утырдык. Ә бер җитәкченең чыгыш ясап, залга төшкәч пышылдап кына "сәхнәдә чыгыш ясау ачык дәрес бирүгә караганда да авыррак икән" дигән сүзләрен ишеткәч, әлеге бәйрәмне оештыру өчен аларның күпме тир түккәнен чамаларга була. Районның баш педагогы Вәсилә Сафиуллина да бу концерттан читтә калмады. Шушы концерт дип янып-көеп йөргән мәгариф идарәсе начальнигы сәхнәгә җырлап чыккач, зал алкышларга күмелде. Үз-үзегезгә, шәһәр халкына шундый матур бәйрәм ясавыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр!

ххх

Сүз уңаеннан. Бер елны "Татарстан яшьләре" газетасы Казанда "Җитәкчеләр җырлый" дигән зур концерт оештырган иде. Анда күпме олы-олы түрәләрнең сәхнә осталыгын күреп шаккаткан идем. Ә нигә бездә дә мәдәният хезмәткәрләренә шундыйрак проект эшләп, районыбыз җитәкчеләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыгын халыкка ачмаска? Түрәләребез арасында андый талантлар барлыгын беләбез бит.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев