Бүген "Авангард" Яшьләр үзәгендә Россия пенсионерлар союзының Әгерҗедәге бүлекчәсе каршында "Өченче буын университеты"н яңа уку елына ачу тантанасы булды.
Шәһәребезнең иң актив, энергияләре ташып торучы, әле һаман да укырга, белемнәрен тирәнәйтергә омтылучы пенсионерлар җыелды бирегә.
Алар хөрмәтенә районыбызның танылган рәссамы Камил Мөхәммәтшин һәм моңа кадәр без музыкант буларак белгән, ә...
Бүген "Авангард" Яшьләр үзәгендә Россия пенсионерлар союзының Әгерҗедәге бүлекчәсе каршында "Өченче буын университеты"н яңа уку елына ачу тантанасы булды.
Алар хөрмәтенә районыбызның танылган рәссамы Камил Мөхәммәтшин һәм моңа кадәр без музыкант буларак белгән, ә хәзер рәссам икәнлеге дә ачыкланган Александр Гущинның танылган артистларны, ансамбльләрне сурәтләгән картиналарыннан зур күргәзмә оештырылган иде. Александр тантана кунакларына аларның яшьлегендәге 70-80 еллар ретро җырларын да бүләк итте, пенсионерларны рәхәтләнеп биетте дә.
Бу көнне пенсионерлар компьютер, психология, туган як тарихы, хокук нигезләре, сәламәт яшәү рәвеше түгәрәкләренә язылдылар. Моннан тыш, алар өчен район мәдәният йортында хореография, оста куллар, вокал түгәрәкләре дә эшләячәк. Әлеге түгәрәкләргә язылу дәвам итә. 23054 номерына шалтыратып, сез дә үзегез теләгән түгәрәкләргә языла аласыз, хөрмәтле пенсионерларыбыз
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев