Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре: “Барыбызга да уяу булырга кирәк“

Соңгы вакытларда гына булган җанөшеткеч террорлык актлары - Мисырдан кайтучы самолет шартлап, 224 Рәсәй туристының гомере өзелү, Парижда халык күп җыела торган төрле күңел ачу биналарында бер гаепсез кешеләргә бертуктаусыз атулар, шартлатулар Татарстан халкын да бик тетрәндерде. Бераздан Интернет челтәрдә "Татарстанга да 18 террорчы килгән" дигән куркыныч хәбәр таралды. КУРКЫРГА...

Соңгы вакытларда гына булган җанөшеткеч террорлык актлары - Мисырдан кайтучы самолет шартлап, 224 Рәсәй туристының гомере өзелү, Парижда халык күп җыела торган төрле күңел ачу биналарында бер гаепсез кешеләргә бертуктаусыз атулар, шартлатулар Татарстан халкын да бик тетрәндерде. Бераздан Интернет челтәрдә "Татарстанга да 18 террорчы килгән" дигән куркыныч хәбәр таралды.

КУРКЫРГА СӘБӘП ЮК

Әмма республика җитәкчелеге, бу хәбәрне Татарстанда тынычлыкны бозу өчен махсус таратылган ялган икәнен әйтеп, халыкны бераз тынычландырды.

- Татарстанда, шул исәптән Әгерҗе районында да вәзгыять хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан ныклы контрольдә тотыла. Коткы таратучылар республикада тынычлыкны бозу өчен тырышалар. Ләкин бу мәкерле ниятләре барып чыкмас. Әгерҗе районы полициясе дә бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли. Райондашларга куркырга бернинди сәбәп тә юк, - ди район полициясе начальнигының оператив эш буенча урынбасары Ришат Юзекаев.

Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре бу көннәрдә тагын бер тапкыр шәһәрдәге күпкатлы йортларның подвалларын, чардакларын карап йөриләр, тулай торакларда кемнәр яшәве, паспорт режимының үтәлеше белән кызыксыналар. Районыбызга вакытлыча читтән килгән гражданнар да - полициянең ныклы контролендә. ЮХИДИ хезмәткәрләре районда, Әгерҗегә керү-чыгу юлларында машиналарны туктатып тикшерәләр. Мәчетләрнең, Әгерҗе мәдрәсәсенең эшчәнлеген ныклы контрольдә тоталар.

- Кыскасы, райондашларга куркырга бернинди сәбәп тә юк. Ләкин шул ук вакытта шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл халкы да аеруча сак, уяу булырга тиеш. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов юкка гына "Бары тик дәүләтнең һәм халыкның уртак көче белән генә террористик янауларга каршы торырга мөмкин", димәде. Һәркем бу тирән мәгънәле сүзләрне исендә тотсын иде. Мондый куркыныч безгә килеп җитмәс дип әйтергә әле иртәрәк. Хөрмәтле райондашлар, урамга чыксагыз да, җәмәгать урыннарында да, вокзал, аэропортларда булганда да, автобус, поезд йә таксида барганда да бик игътибарлы, уяу булыгыз һәм түбәндәге киңәшләрне исегездән чыгармагыз, - дип хәбәр итте Ришат Юзекаев.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ

• Әгәр урамда, подъездда, паркларда, кибетләрдә, мәдәният учакларында, гомумән, кеше күп җыела торган урыннарда ташлап калдырылган сумкалар, төргәкләр күрсәгез, тотына күрмәгез, бу турыда шунда ук полициягә 02 телефонына шалтыратыгыз. Балаларыгызга, оныкларыгызга да бу турыда кат-кат кисәтеп торыгыз.

• Әгәр күршегез йортын йә фатирын чит кешеләргә арендага биреп тора икән, яңа күршеләрегезне игътибар белән күзәтегез, алар янына күп кешеләр бик еш килеп йөрсә, бу турыда кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

• Кышын да бакчачылык ширкәтендәге йортыгызны ешрак барып карап торырга тырышыгыз. Бакчагызда чит кешеләр күренсә, бу турыда да тизрәк полициягә хәбәр итәргә кирәк.

• Күпкатлы йортыгызда подвал, чардакларның ишеге ватылмаганмы, анда чит-ятлар кереп йөрмиме, гел тикшереп торыгыз, йорт өчен җаваплы зат эше бу димәгез.

- Менә шушы киңәшләрне исегездә тотып, һәрчак уяу, игътибарлы булсагыз, сез безгә - полиция хезмәткәрләренә террорчылыкка каршы көрәштә зур ярдәм итәчәксез. Әгерҗе полициясе сезнең ярдәмгә ышана, хөрмәтле әгерҗелеләр! - дип мөрәҗәгать итә Ришат Юзекаев.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев