Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе полициясе – II урында

Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Күрсәткечләр буенча Әгерҗе полициясе бүлекчәсе үз категориясендә 12 бүлекчә арасында - 2нче урында. Авыр җинаятьләрне ачу быел да 100 процент тәшкил иткән. Бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Шмырин күп кенә хезмәтләрнең үз эшләрен яхшыртуларын һәм күрсәткечләр буенча беренче өчлеккә...

Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Күрсәткечләр буенча Әгерҗе полициясе бүлекчәсе үз категориясендә 12 бүлекчә арасында - 2нче урында. Авыр җинаятьләрне ачу быел да 100 процент тәшкил иткән. Бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Шмырин күп кенә хезмәтләрнең үз эшләрен яхшыртуларын һәм күрсәткечләр буенча беренче өчлеккә керүләрен билгеләп үтте. Төгәлрәк әйткәндә, I урында - җинаятьчеләрне эзәрлекләү хезмәте, IIдә - полициянең участок вәкилләре. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторРәзинә Хуҗина һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәр буларак кыйммәтле бүләк алды. Ә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан аеруча куркыныч участокларда өстәмә билгеләр һәм яктырткычлар куячаклар.

Киңәшмәдә бу тармактагы кимчелекләр дә телгә алынды. Әйтик, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны арта, кайбер халык дружиначылары үз вазифаларына салкын карый һ.б.лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев