Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы буенча эшләнгән тәҗрибә башкаларга үрнәк булырга тиеш

Ул "уку пособиесе”нә әверелергә тиеш

Бу атнада район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясенең күчмә утырышы үтте. 

Быелгы май бәйрәмнәре вакытында республика юлларында 9 кеше һәлак булган. Шуларның 4есе – Әгерҗе районы юлларында. 

Уздырылган анализ күрсәткәнчә, соңгы биш елда районда юл-транспорт һәлакәтләре һәм һәлак булучылар саны кимеми. Әгерҗе–Красный бор, Песәй–Кырынды кебек төбәк дәрәҗәсендәге автоюлларда хәл аеруча катлаулы. 

Ленар Габдерахманов алкоголь эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә итү фактларын ачыклау һәм моңа юл куймау юнәлешендә  ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты. Сүзләрен раслап, районда ике көн эчендә генә шундый 12 очрак ачыкланганлыгын билгеләп үтте. Бу яклап эш канәгатьләнерлек булмаганлыктан, системалы рәвештә дежур тору өчен республиканың башка районнарыннан һәм шәһәрләреннән экипажлар китертү турында карар кабул ителде. .      

Район башлыгы Азат Вәлиев билгеләп үткәнчә, алдагы елларда бераз кимесә дә, 2020 елдан үлем очраклары булган юл-транспорт һәлакәтләре саны арта бара. Төп сәбәпләр арасында – каршы як полосага чыгу, тизлек режимын бозу. 

Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылучы эшләргә тукталды. Болар – мәгариф учреждениеләрендә профилактик эш алып бару, республика һәм муниципаль программалар кысаларындагы эшчәнлек, юллар төзү һәм ремонтлау, җәяүлеләр өчен тротуарлар салу, урамнарны яктырту, юл полосалары яннарын чистарту һәм башкалар. 

Ахырда район башлыгы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендәге төп бурычларга тукталды. Иң актуаль мәсьәләләр арасында – БАМ күперендә саклану конструкцияләре булдыру. Шулай ук төбәк юлга караучы Песәй–Кырынды участогын киңәйтү таләп ителә. Юл яны сервисы объектларын юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә тәңгәл булырлык итеп эшләргә кирәк. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, Шамил Гафаров Әгерҗе районы буенча эшләнгән тәҗрибә, тәртип бозу очраклары буенча күрсәтмәләр башка районнар өчен дә “уку пособиесе”нә әверелергә тиеш, – дип белдерде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев