Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы ир-егетләре солдат тормышы турында хатирәләр яңарталар

23 февраль ил батырларына, Ватанны саклаучыларыбызга хөрмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бу көнне малайлардан алып бабайларга кадәр барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, аларга ихтирам һәм хөрмәт хисләребезне белдерәбез.

Бәйрәм уңаеннан төрле елларда солдат каешы буган райондашлар белән элемтәгә кереп хатирәләр яңарттык.

 

Миңнехәлил НОГОМАНОВ, Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы:

  • Без үскәндә кайсы гына егет армиядә хезмәт итү турында хыялланмады икән?! Җиде ел да җиде ай Германиядә хезмәт иткән әтием Мөбарәкнең дә армия тормышы турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлаганнарыбыз истә. Мәктәп тәмамлап Арчада киң профильле тракторчы-машинист һөнәренә укып кайтканнан соң урып-җыю чорында колхозда комбайнда, кышын клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләгәч, яз көне миңа да армиягә китәргә повестка килде. 1975 елның 23 мае иде ул. Табигатьнең иң матур чагы, Сабан туена да бер генә атна калган вакыт... Шуңадыр, армиягә дә күңел ашкынмады. Шулай да бер атна алдан гына солдат каешы буган авылдашларым Рафаэль Садыйков, Таһир Гаяновтан соң мин дә якыннарым белән нәкъ ике елга саубуллашырга әзерләнә башладым. Өйдә бик күңелле генә солдат озату ашы уздыргач мине Әгерҗегә илттеләр. Ул төндә 42 егет (чагыштыру өчен: хәзер бер чакырылышта районнан 40лап егет китә), поездга утырып, Казанга юл тоттык.

Мин Оренбург өлкәсендәге ракета частена эләктем. Бер ай учебкада булганнан соң ракета гаскәрләрендә хезмәт срогымны үти башладым. Әйтергә кирәк, физик яктан чыныккан булуым, авыр атлетика белән шөгыльләнүем армиядә бик ярдәм итте. Бернинди сынау алдында да югалып калмадым. Озакламый мине бүлекчә командиры итеп билгеләделәр. Кул астымда – 16-17 солдат. Күбебез татарлар булсак та, частьта бездән кала сигез милләт кешесе бар иде. Безнең бүлекчә 1,5 ел дәвамында һәрьяктан үрнәк булганы өчен частьта беренче урында булды. Үземне дә хезмәт бурычларын намус белән үтәгәнем, хәрби дисциплинаны төгәл саклаганым, хәрби әзерлек үткәндә югары күрсәткечләргә ирешкәнем өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

Дөрес, армия хезмәте җиңел булды димәс идем. Безгә дә күп кенә авырлыкларга теш кысып түзәргә, бер-беребез өчен утка-суга керергә туры килде. Оренбург чүлләрендәге эсселеккә, кышкы ачы җилләргә дә бирешмәскә өйрәндек.

Армия тормыш мәктәбе генә түгел, яшьлек тә бит ул. Мин, баянчы буларак, әлеге уен коралында кичләрен солдатларны җырлата идем. Ул вакытта “Через две, через две весны/ Отслужу, отслужу, как надо, и вернусь“ дигән җыр бик популяр иде. Кичләрен шул җырны баянга башкарганнарыбыз әле дә күз алдымда тора.

Мин, ике атна алдан солдат дуслар белән саубуллашып, өлкән сержант званиесендә туган якларга кайтып киттем. 1977 елның 12 маенда Яңа Бәзәкәдә, әти-әни янында идем инде. Бер ел хезмәт иткәч вакытлыча ялга кайткан булсам да, туган як, газиз кешеләрем бик сагындырган иде. Миннән соң берничә елдан энем Нәзилгә дә хезмәт бурычын үтәргә китәргә туры килде. Ул Әфганстанда хезмәт итте.

Солдат каешы буганга да 43 ел... Әмма армия тормышы хәтердән бер дә җуелмый. Кайвакыт “эх бергә хезмәт иткән яшьтиләр белән очрашасы, командирлар белән күрешәсе иде“ дигән теләк тә тынгылык бирми күңелгә...

 

Александр АНПИЛОГОВ, Красный бор участок хастаханәсе табибы:

  • 1975 елда мин Оренбург медицина институтына укырга кердем. Булачак табибларны армиягә алмыйлар, әмма безгә өч ел хәрби кафедра мәҗбүри иде. Ә 1980 елда безне Бузулук шәһәреннән 40 чакрым ераклыктагы Тоцкий лагерена хәрби җыеннарга җибәрделәр. Биредә без чын армия мәктәбен үттек. Присяга кабул иттек, лейтенант хәрби званиесен алдык...

Практика вакытында без үз бурычларыбызны үтәдек. Яралыларны самолет, вертолетларга транспортировкалау һәм эвакуация буенча өйрәнүләр уздык. Без – булачак ак халатлы табиблар бөтен курсыбыз белән бердәм булып хезмәт бурычын үтәдек. Шуңа күрә хәрби-кыр шартларында дуслыгыбыз тагын да ныгыды, бер-беребез өчен “үлеп“ тордык.

Без хәрби җыенда булган вакытта Тоцкий укыту-артиллерия полигонында беренче тапкыр атом корылмаларына сынау уздырылды. Безне әнә шул сынаулар үткәрелгән урынга алып барганнары истә калган.

Минем биографиямдә хәрби хезмәт белән бәйле тагын бер хатирә саклана. 1988 елда безне – республикадан алты табибны повестка буенча нейрохирурглар әзерли торган алты айлык курсларга чакырдылар. Аны тәмамланганнан соң Әфганстанга җибәрелергә тиеш идек. Укыту Казанның республика клиник хастаханәсендә алып барылды. Бәхеткә, безгә ут эченә китәргә туры килмәде, чөнки нәкъ шул елны совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды. Әмма алган белем һәм күнекмәләрне без эшебездә бик рәхәтләнеп файдаландык. Нейрохирург буларак мин әле дә хәрби учетта торам. Әгәр Ватан чакыра икән, мин һич тә икеләнмичә хәрби бурычны үтәргә китәргә әзер.

 

Таһир ҺАДИЕВ, Азево авылы:

  • Мин Актаныш районы Пучы авылында туып-үстем. Минзәләгә күченгәч, совхоз-техникумга укырга кердем. Исәнбай егете Наил Шәрәфиев, Актаныш районыннан Рәшит Шәмсиев, Мөслим районыннан Әхсән Кәримуллин белән бергә агроном булырга укыган чакта армия сафларына киттем.

Павлодар шәһәрендә “учебка”да булып, радиограммалар кабул итәргә һәм җибәрергә өйрәндем. Радиотехник-элемтәче һөнәрен үзләштергәч, мине Курган өлкәсенә җибәрделәр. Анда ярты ел хезмәт иткәч, Үзбәкстанның Сәмәркант өлкәсе Каттыкурган шәһәрендә бер ел “солдат боткасы” ашадым. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Терентий Мальцев белән очрашып сөйләшүебез истә калган. Ул без үстергән карбыз, кавыннарны мактаган иде. Армиядән кайтып укуымны тәмамлагач, эшкә Әгерҗе районына, “Маяк” колхозына билгеләделәр.

Солдат еллары яшьлегебезнең иң матур чагы, чын тормыш мәктәбе булды дип уйлыйм. Чечен, ингуш, украинлы, белорус, башкортлар белән бергәләп дус, тату яшәдек.  

Солдат дуслыгы бик көчле ул. Бергә хезмәт иткән яшьтәшләребез белән хәзер дә телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Армия тормышын бик еш искә алабыз.

Яхшы хезмәт иткән һәм ату буенча ярышларда гел беренчелекне алган өчен Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдым. Туган якка ял да бүләк иткәннәр иде, анысына кайтып тормадым, шуңа күрә ике ел тулганчы ук кайтарып җибәрделәр.

Гомумән, армия миндә җылы хисләр генә калдырды. Хәзер хезмәт итүчеләргә нибары бер ел, телефон да бирәләр, аяк киеме дә җайлы – ботинка. Шундый шартларда да армиядән качып йөрүчеләрне берничек тә аңламыйм.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев