Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы халкы тормыш сыйфатыннан канәгатьме - сораштыру

Төп проблемалар аталды

Әгерҗе районы халкының тормыш сыйфатыннан канәгать булу-булмавына кагылышлы социологик сораштыру уздырылды. Катнашучылар районда төп проблемалар дип медицина хезмәте күрсәтүне, юллар торышын, эшсезлекне атадылар.

Тикшерү барышында 100 кешедән сорау алынды. 

Сораштыруда катнашканнарның 65 проценты Әгерҗе шәһәре инфрастуктурасыннан (юллар, тирә-якны тәртиптә тоту, кибетләр, балалар, мәгариф, мәдәни, спорт учреждениеләре эшчәнлеге) канәгать, 25 проценты – тулаем канәгать. 10 процент халык канәгать булмауларын белдергәннәр. Сораштыруда катнашучыларның барысы да шәһәрнең төзеклеге шәһәр һәм район җитәкчелегенә бәйле булуын билгеләп үткәннәр. Идарәче компаниянең эшчәнлеген халык “уртача, тулаем алганда канәгатьләндерә” дип бәяләгән. 

“Иң беренче чиратта, нинди проблемаларга игътибар итәргә кирәк?” дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның күбесе медицина хезмәте күрсәтүгә, юллар торышына һәм эшсезлек мәсьәләсенә дип җавап биргән. 

Мәдәният бүлеге уздырган сораштыру райондагы мәдәният учреждениеләре күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы булган. Анкета тутыруда 310 кеше катнашкан. Сораштыруда катнашучыларның барысы да район территориясендәге клубларның эшчәнлеге хакында хәбәрдар. 69 проценты мәдәният учреждениләре күрсәтә торган хезмәттән канәгать. Иҗади берлекләрнең, түгәрәкләрең  төрлелеге сораштыруда катнашучыларның 67 процентын канәгатьләндерә, 2 процентын канәгатьләндерми. 31 проценты җавап бирергә авырсынган. Мәдәният учреждениеләрендәге кимчелекләр дип биналарның тузган булуы, техник яктан җиһазланыш тиешле дәрәҗәдә булмау аталган. Сораштыруда катнашучыларның күбесе мәдәният учреждениеләрендә ял кичәләре, дискотекалар, концертлар, спектакльләр, төрле бәйгеләр уздырылуын телиләр. 

Хәзерге вакытта ТРның социаль икътисади күзәтчелек буенча комитеты тарафыннан “эшлекле” ришвәтчелекне өйрәнүгә кагылышлы социологик сораштыру уздырыла. Аның буенча эшмәкәрлек вәкилләре фикерен җыю каралган. Шул максаттан Комитетның рәсми сайтында социологик сораштыру уздырыла. Бизнес вәкилләренә, эшмәкәрләргә 1 октябрьгә кадәр әлеге сайтка кереп “Ришвәтчелеккә каршы тору” бүлегендә анкета тутырырга киңәш итәбез.
Любовь ИМАНОВА,
район башлыгының ришвәтчелекә каршы көрәш буенча ярдәмчесе.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев