Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы авыл башлыклары сыер асрыймы?

Авылда эшсезлек арта барган заманда сала кешесе шәхси хуҗалыгын үстереп, аннан керем алсын, гаилә фермасы оештырсын, шәхси эшен ачсын өчен дәүләт нинди генә ярдәм күрсәтми хәзер. Әлеге дистәдән артык дәүләт ярдәме турында авылдашларына җентекләп аңлату, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт бирә торган ташламалы кредитларны, субсидияләрне алу өчен документларны әзерләүдә ярдәм итү...

Авылда эшсезлек арта барган заманда сала кешесе шәхси хуҗалыгын үстереп, аннан керем алсын, гаилә фермасы оештырсын, шәхси эшен ачсын өчен дәүләт нинди генә ярдәм күрсәтми хәзер. Әлеге дистәдән артык дәүләт ярдәме турында авылдашларына җентекләп аңлату, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт бирә торган ташламалы кредитларны, субсидияләрне алу өчен документларны әзерләүдә ярдәм итү авыл башлыклары өстенә йөкләнгән. Ә үзләренең шәхси хуҗалыкларында ниләр асрыйлар икән авыл башлыклары.?
Шунысы сөендерде, бер генә авыл башлыгының да абзары буш түгел икән. Без аларны, гадәттә, галстуктан, яхшы машиналарга утырып йөргәнен күреп күнеккән. Ә алар эштән соң нәкъ менә авыл агае кебек өсләренә искергән ... , аякларына әби галушы киеп, кулларына сәнәк, чиләк тотып абзар тирәсендә, хайваннары янында мәш киләләр. Җәмәгатьләре өйдә булмаганда "сыер саварга, сепаратордан сөт аертырга да, сөт тапшырырга да туры килә", диючеләре дә булды. Әйдәгез, авыл "глава"ларының абзарларына күз салыйк әле.
Зөлфәт НУРИЕВ - Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы:
- "Сыерлы көнең - сыйлы көнең" дип борынгылар белми әйтмәгәннәр инде. Бер сыерның сөтеннән үзебезгә дә, каладагы балаларның гаиләләренә дә әллә нинди ризыклар әзерли минем җәмәгать: каймак, ак май, эремчек, катык... Барысы да свежий, бернинди зыянлы катнашмасыз, ә аларның тәмлелеге... Шәһәрдән кайтучы туган-тумачага да күчтәнәчкә китә бу сөт ризыклары. Уйлап карасаң, бер сыер күпме кешенең тамагын туйдыра. Менә шуннан соң сыерның файдасы юк дип әйтеп кара инде. Бу сүзне сыер асрау мәшәкатеннән курыккан кеше генә әйтәдер. Әйе, аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми, әлбәттә. Көчең булганда авылда яшәп тә сыерсыз торуны аңлый алмыйм мин. Күпме ризык бирүдән тыш, сыерның бозавы - кышлык ит дигән сүз. Үзебездән арткан сөтне, йомырканы авылдашларга да сатабыз, сөт җыючыга да тапшырабыз. Әнә шулай, кесәгә бераз өстәмә акча да керә. Иренмичә үгез асрасаң, тагын табыш алырга була. Үгезебезне суйганны көтеп кенә торучы даими ит сатып алучыларыбыз бар.
Мин маллар янында кайнашырга бик яратам. Киеренке эш көненнән соң абзар тирәсендә малларың белән сөйләшеп, аларны ашату, астын чистарту, җәен бакчада, умарталарың янында кайнашу үзе күңелгә бер рәхәтлек бирә бит ул.
Кичкетаң Әгерҗе районында иң күп сыер асраучы авыл икәнен беләсезме? Авылдашларымның күпләп мал асрап, өстәмә табыш алуына, шуның белән йорт-җирләрен яңартуларына, яхшы машиналар алуларына бик тә сөенәм. Тиздән авылыбызда көтүгә 200 баш сыер чыгачак. Мал асрау өчен бөтен мөмкинлекләр бар бездә. Зур көтүлекләрдә маллар караңгы көзгә кадәр йөриләр. Авыл халкы акча җыеп көтүдә йөртү өчен үгез сатып алдык. Мал асраучыларга авыл җирлеге җирләрендә үстерелгән бодай, арпа, печән сатабыз. Эш юк дип, түшәмгә төкереп ятсаң, мал асрамасаң, әлбәттә, тормышың алга китми авылда...
Миңнехәлил НОГМАНОВ - Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы:
- Абзарыңда сыерың мөгрәп тормаса, ишегалдында тавыкларың җырлап йөрмәсә, авыл тормышымы инде ул?! Һәр көнне иртән сәгать 4тә тору белән маллар янына чыгып китәм. Дүрт сыерыбыз, аларның өч бозавы, үгезләр, тавыкларыбыз бар. Абзардагы бөтен эшне бетереп тыныч күңел белән 7дә эшкә китәм. Эштән кайту белән иң әүвәл малларның хәлен белеп чыгам да аннан тагын абзардагы эшләргә чумам. Гомер буе шулай булды. Шуңа күрә абзар тутырып терлек асрауны мин дә, хатыным Зөһрә дә авыр эш дип санамыйбыз. Абзардагы малларың да гаилә әгъзасы кебек бит ул. Мәсәлән, сыер бозаулаганны бәби көткән кебек көтәбез, хайван авырып китсә, якын кешең урынга яткан кебек борчыласың. Үземнең сөт ризыкларына исем китмәсә дә, итсез торалмыйм. Балаларны, каладан кунакка кайткан туган-тумачаны үзебезнең сөт һәм сөт ризыклары белән сыйлау һәм күчтәнәчкә төяп җибәрү бик рәхәт. Сөт сатып та айга 8-9 мең сум өстәмә табыш алу мал асрауның мәшәкатьләрен оныттыра. Үгезләр симертеп суюның да файдасы бик зур. Итне кайда сатыйм икән дигән проблема туганы юк. Даими сатып алучыларыбыз мал суйганны көтеп кенә торалар. Итебезне гел бик тәмле дип мактыйлар. Чөнки безнең бозаулар өч ай әниләрен имәләр. Үзебезнең басуда үскән арпаны гел пешереп, режим буенча гына ашатырга тырышабыз.
Абзар тулы мал булгач балалар да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстеләр. 15 гектар җирдә күпьеллык үлән, арпа үстерүдә бөтен эшне фәкать үз кулларыбыз белән башкарабыз. ИжГТУда укучы улыбыз Салават тракторда да, комбайнда да эшли белә. Ул - бар эштә дә иң зур ярдәмчебез. Авылда абзарын буш тотып, кибет сөте, каймагы, катыгы ашаучыларга аптырыйм...
Анатолий ЛАЗАРЕВ - Красный бор авыл җирлеге башлыгы:
- О-о, малсыз торалмыйм мин. Җәмәгатем Нина Александровна да хайваннар арасында, кош-корт белән мәш килергә бик ярата. Ике сыерыбыз, дүрт үгезебез, бозаулар, дуңгызларыбыз, тавыкларыбыз, бал кортларыбыз бар. Җәйгә иллеләп баш күркә алырга исәпләп торабыз. Бакчада ниләр генә үсми безнең! Һич ялган түгел, без кибеттән ипи һәм кышын җиләк-җимеш кенә сатып алабыз. Калган барлык азык-төлек үзебезнең шәхси хуҗалыкта җитештерелә. Бакчабызда үскән һәм кышка катырылган җиләк-җимеш белән морозильник тулы. Ә базда яшелчәләрдән ясалган ризыкларның ниндиләре генә юк. Мактана дип уйламагыз, тырышсаң, эштән курыкмасаң, гаиләңне, читтәге балалар һәм оныкларны экологик чиста азык-төлек белән туйдырырга мөмкин икәнлекне раслар өчен генә әйтүем.
Абзардагы мал гаиләгә өстәмә табыш та китерә бит. Үзебездән артып калган сөт-итне кая куйыйк икән дип аптыраган юк. Терлек азыгын да үзебез үстерәбез. Печән, бодай, арпа - барысы да үзебезнеке. Авыл тормышы абзардагы шул мал-туарың, кош-кортың белән дә матур, күңелле бит инде ул.
Владимир ШАМЕЕВ - Бима авыл җирлеге башлыгы:
- Узган ел сыерыбыз авырып китте дә суярга туры килде. Хәзер менә танабызның бозаулавын дүрт күз белән көтәбез. Ничек авыл кешесе сыерсыз тора икән дип аптырыйм. Сыерсыз шундый кыен икән. Югыйсә, абзарда үгезләр дә, дуңгызлар да, сарыклар да бар. Казларны да үзебез утыртып, бәбкә чыгарабыз. Тавыкларыбыз да җәен чеби чыгаралар. Мал-туар арасында кайнашу - иң яраткан шөгылем. Үзең тәрбияләп үстергән малның ите дә шәп була бит. Кайчан кирәк, шунда йә дуңгыз, йә сарык бәрәнен суябыз, табында гел свежий ит була. Сабантуйга, быел Күләгәштә узачак мариларның иң зур "Семык" республика бәйрәменә шашлыкка дигән бәрәннәребез көр генә үсеп килә. Балалар да кечкенәдән мал тирәсендә кайнашырга яраталар. Әнә, бишенче сыйныфтагы Никитабызның да хуҗалыкта үзенә билгеләнгән эшләре бар. Мин авыл башлыгы дип читтән кеше яллап эшләткән юк. Печән әзерләгәндә дә, бакча эшләрен дә үз көчебез белән башкарабыз.
Безнең мари халкы гаилә фермалары оештырмаса да, милләттәшләремне татарларга бозау үстереп бирүче димен. Тугызбуй халкы гына түгел, Көчектән дә бозау сатып алырга безгә киләләр.
ххх
Авыл башлыкларының абзарларына күз салып чыккач, алар авыл халкын шәхси хуҗалыгын үстерергә өндәүчеләр генә түгел, үзләре дә абзарларында җиң сызганып эшләүче, бик тырыш, уңган, мал асрарга куркып торган гаиләләргә үрнәк ир-егетләр икәненә инандык.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев