Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы авылларында лейкозлы сыерлар саны арта

Көзге ветеринар-профилактик чаралар уздыру ахырына якынлаша. Әлеге чаралар көн үзәгендәге проблема булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы калуын күрсәтә. Канга лаборатория тикшерүе уздыру Кырынды, Яңавыл, Яңа Бәзәкә, Кодаш, Биектау авылларындагы шәхси хуҗалыкларда 13 сыерның әлеге чир белән авыруын ачыкларга ярдәм итте. Шулай ук 31 торак пунктта 161 сыерның лейкоз...

Көзге ветеринар-профилактик чаралар уздыру ахырына якынлаша. Әлеге чаралар көн үзәгендәге проблема булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы калуын күрсәтә.

Канга лаборатория тикшерүе уздыру Кырынды, Яңавыл, Яңа Бәзәкә, Кодаш, Биектау авылларындагы шәхси хуҗалыкларда 13 сыерның әлеге чир белән авыруын ачыкларга ярдәм итте. Шулай ук 31 торак пунктта 161 сыерның лейкоз йоктыруы мәгълүм булды.

Язгы тикшерүләр белән чагыштырганда, әлеге авыруны йоктырган терлекләр саны 12гә арткан. Мондый сыерлар Көчек, Кырынды, Биектау, Яңавыл, Исәнбай, Салагыш, Красный бор, Иске Чекалда, Шаршады, Яңа Бәзәкә, Иж-Бәйки авылларында аеруча күп. Төп сәбәбе - терлекләрне вакытында ит комбинатына озатмауда.

Лейкоз сәламәт терлекләрне авыру йоктырганнары белән бергә асраганда, бозауларга авыру сыерлардан савылган сөтне эчергәндә, сыерларны каплату өчен лейкоз белән авыручы үгезләрне файдаланганда тарала. Техрегламент нигезендә авыру сыерлардан савылган сөт һәм сөт ризыкларын тиешле документлар булганда гына сатуга чыгарырга рөхсәт ителә.

Кадыбаш, Иске Эсләк, Девәтернә кебек авылларда лейкоз ачыкланган очракта сыерларны ит комбинатына тиз арада озату ягын карыйлар. Үзләренең иминлеге өчен кирәк булуын яхшы аңлыйлар, күрәсең. Әлеге кагыйдәне төгәл үтәгән Сарсак-Омга, Варзи-Пельга, Варкләд-Бодья авылларында да лейкоз авыруы берничә ел күзәтелми инде.

Сарсак-Омгада кан алган вакытта авыл халкы лейкозның берьюлы кырык сыерда ачыкланган вакытын искә төшерде. Авыл халкының үз терлеген савыктыруга теләге бик тә көчле булгангадыр инде, кыска гына вакыт эчендә биредә әлеге йогышлы авыруны бөтенләй юкка чыгаруга ирешкәннәр. Көзге-язгы профилактик чаралар вакытында активлык һәм зур оешканлык күрсәткән сарсак-омгалыларга зур рәхмәт. Алар үрнәгендә башкаларны да ветеринарларның таләпләренә җитди карарга өндисебез килә. Терлекләрнең сау-сәламәт булуы сезнең үз кулыгызда булуын онытмагыз.

Ольга АКУЛОВА,

Әгерҗе районы дәүләт ветеринар инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев