"Сайлаучылар бик актив, бәйрәмгә кебек киләләр", - дип билгеләп үттеләр Тирсә һәм Сарсак-Омга сайлау участокларында.
478нче санлы Тирсә сайлау участогында бюллетень алу өчен чират тезелгән.
- 9 сентябрьдә 18 яшь тулды. Ниһаять, мин дә бу сайлауларда үз тавышымны бирәм дип сөенә-сөенә кайттым, - ди КФУның Чаллдыдагы филиалы студенты Инсаф Йосыпов....
"Сайлаучылар бик актив, бәйрәмгә кебек киләләр", - дип билгеләп үттеләр Тирсә һәм Сарсак-Омга сайлау участокларында.
478нче санлы Тирсә сайлау участогында бюллетень алу өчен чират тезелгән.
- 9 сентябрьдә 18 яшь тулды. Ниһаять, мин дә бу сайлауларда үз тавышымны бирәм дип сөенә-сөенә кайттым, - ди КФУның Чаллдыдагы филиалы студенты Инсаф Йосыпов. Сыйныфташлары - күптән түгел 18 яшьләрен тутырган Нурлыяз Тукбаев, Гүзәл Нуретдинова да сайлауларга махсус кайтканнар.
- Безнең тавыш бик тә мөһим дигән уй белән килдек сайлауларга, - диләр Тирсәдән Газинур-Ирина Фәсхиевлар да. Ирина "Нәүрүз" ширкәтендә бозау караучы булып эшли,
Газинур - механизатор. "Авылда йорт салу" республика программасы ярдәмендә күптән түгел яңа йорт төзеп кергәннәр.
- Бүгенге тормышыбыздан без бик канәгать, - диләр.
479нчы санлы Сарсак-Омга сайлау участогына сәгать 9га 463 сайлаучының 188е килгән булган инде. Бирегә күрше Тансар, Сарсак-Арема, Сәрдәле авылларыннан да сайларга киләләр.
- Килә алмаганнарның өйләренә барабыз, - ди комиссия рәисе Светлана Кудрявцева.
Әнә, 77 яшьлек Анастасия Балтина белән 84 яшьлек Антонина Кубышева өйгә килгәннәрен көтеп тормаганнар, култыклашып килеп тә җиткәннәр.
- Мин алга таба да Татарстаныбызда тынычлык һәм дуслык булуын телим. Бүген Әгерҗе районында төрле милләт вәкилләре ничек дус яшибез бит. Тынычлык булса, калганы булыр, - ди Анастасия Балтина.
Барлык участокларда да чәй табыны әзерләнгән. Сайлаучылар тәм-томнар белән сыйланып, бик канәгать булып кайтып китәләр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев