Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы авылларында Яңа елны ничек каршылыйлар

    Табигать елап торса да, кар сыннары эреп юкка чыкса да, күңелдә барыбер Яңа ел рухы. Авылларда бал-маскарадка әзерләнәләр, мәдәният хезмәткәрләре нинди яңалык уйлап табыйк, нинди "мөгез" чыгарыйк икән дип баш ваталардыр, мөгаен. Әйдәгез, татар, рус, мари, удмурт авылларына сәяхәт итеп, мәдәният хезмәткәрләренең Яңа елга планнарын белешик әле. Фәнис АРСЛАНОВ -...

    Табигать елап торса да, кар сыннары эреп юкка чыкса да, күңелдә барыбер Яңа ел рухы. Авылларда бал-маскарадка әзерләнәләр, мәдәният хезмәткәрләре нинди яңалык уйлап табыйк, нинди "мөгез" чыгарыйк икән дип баш ваталардыр, мөгаен. Әйдәгез, татар, рус, мари, удмурт авылларына сәяхәт итеп, мәдәният хезмәткәрләренең Яңа елга планнарын белешик әле.

    Фәнис АРСЛАНОВ - Девәтернә авылы:

    - Авылдашлар, кунаклар белән бергәләп узачак "Яңа елда яңа шоу" кичәсе бик күңелле булырга охшап тора. Үзенчәлеге нидәме? Безнең бәйрәмгә ике Кыш бабай һәм ике Кар кызы киләчәк. Заманча һәм борынгыдан калган Кыш бабайлар, Кар кызлары тарафыннан 2016 елга фаразлаулар булачак. Алар халыкны кызыклы уен-бәйгеләргә дәшәчәк. Маймыл елында туганнар белән аерым ярышлар уздыру да күздә тотыла. Бәйрәм кунаклары бананнан әзерләнгән ризыклардан авыз итә алачаклар. Архивта сакланган Яңа ел тамашалары фотоларын экраннан күрсәтеп, элекке бәйрәмнәргә сәяхәт итәрләр. Иң соңыннан ялт-йолт килгән салют утлары авылыбызны ямьләндерәчәк.

    Мария АРТЕМЬЕВА - Кадрәк авылы:

    - 31 декабрьдә хуҗабикәләр көне буе кухняда кайнаша, төрле салатлар, пилмән әзерли. Ә кичтән киенеп-ясанып, матурланып Мәдәният йортына китәбез. Соңгы елларда Чыршы әйләнәсендә карнавал костюмнарын киючеләр азрак булса да, бәйрәм бик күңелле уза бездә. Алыштыргысыз Кыш бабаебыз Алексей Исанаев халыкны уеннарга, җыр-биюгә тартырга бик оста. Сәгать телләре уникегә якынлашканда һәркем өйләренә таралыша, ә төнге икедә яңадан клубка җыелып, рәхәтләнеп заманча, марича биибез, уеннар оештырабыз. Ә менә Яңа елның беренче пәнҗешәмбесендә авылыбызда үзенчәлекле бәйрәм була. Бу көнне олысы-кечесе битләренә маскалар киеп өйдән-өйгә йөреп, хуҗаларга иминлек, сәламәтлек, муллык телиләр. Ә хуҗалар тәмле ризыклар белән сыйлап чыгаралар. Ә кич белән янә Мәдәният йортына җыелып бәйрәм уздырабыз.

    Илсур САБИРҖАНОВ - Красный бор авылы:

    - Мәдәният йортында ремонт эшләре булса да, кәефебезне төшермибез. Яңа ел бәйрәмен фойеда зурлап уздырырга җыенабыз. Бездә бәйрәмгә старт 27 декабрьдә биреләчәк. Бу кичне "Кемгә 60тан артык" дигән клубка йөрүче өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен беренче бәйрәм уза. Ә 31 декабрьдә Кыш бабай һәм Кар кызы иртәнге сәгатьләрдә үк балаларны котлап йөриләр. Бу хезмәт түләүле булса да, күп кенә әти-әниләр сабыйларын сөендерү өчен акчаларын кызганмыйлар. Кичен бал-маскарадка халык бик күп җыела. Башта авылыбыз үзешчәннәре белән Яңа елга багышланган тамаша була. Аннан Кыш бабайны каршы алабыз, төрле уеннар оештырабыз. Өйләрдә Яңа елны каршылаганнан соң төнлә янә клубка җыелып рәхәтләнеп күңел ачабыз.

    Наталья МАТВЕЕВА - Варкләд-Бодья авылы:

    - Иң үзенчәлекле Яңа ел бәйрәме бездәдер, мөгаен. Бездә бал-маскарад 31 декабрьдә түгел, 30ында уза. Бу көнне клубыбызда алма төшәр урын да булмый. Авылдашлар инде күптән карнавал костюмнары әзерли башладылар. Гаиләләре белән киенүчеләр дә бар. Үзебезнең "Инвис" ансамбле кызлары ел саен үзенчәлекле костюм уйлап табалар. Алар Кызыл калфак та булдылар, ансамбль дә оештырдылар. Узган ел, мәсәлән, маскарадка 60 кеше төрле костюмнар әзерләгән иде. Әле бәйрәмгә киенү бер нәрсә, һәркем Кыш бабай алдында костюмын яклап имтихан тота. Ә 31е көнне авылдашлар бер-берсенә кунакка йөриләр. Яңа елны дуслар, туганнар белән каршы алганнан соң, төн уртасында урамда җыр-биюләр башлана. Соңыннан халык, клубка килеп, таңга кадәр күңел ача.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: