Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы авылларында үзйөрешле машиналарга техник күзәтү уздырыла

Бу көннәрдә авылларда физик затларның үзйөрешле машиналарына - трактор, комбайн, экскаватор, йөк төягеч машина һәм прицепларга техник күзәтү уздырыла. Аның барышы, таләпләре турында Әгерҗе районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Марат ӘХМӘТШИН сөйли: - Техник күзәтү уздыру май башында старт алды һәм ай беткәнче дәвам итәчәк. Аның графигы "Әгерҗе...

Бу көннәрдә авылларда физик затларның үзйөрешле машиналарына - трактор, комбайн, экскаватор, йөк төягеч машина һәм прицепларга техник күзәтү уздырыла.

Аның барышы, таләпләре турында Әгерҗе районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Марат ӘХМӘТШИН сөйли:

- Техник күзәтү уздыру май башында старт алды һәм ай беткәнче дәвам итәчәк. Аның графигы "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 22 апрельдә басылган санында урын алган иде. Авыл Советларында да уздыру көннәре билгеле.

Иң элек шунысын искәртеп үтәм: техник күзәтү страховкаланган транспортка гына уздырыла. Хуҗасының "права"лы, техник күзәтү өчен дәүләт пошлинасының түләнгән, аптечканың, янгын сүндергечнең (огнетушитель) булуы да шарт. Күзәтү барышында техниканың чиста, юылган, буялган булуына, фараларның, тормозларның төзеклегенә зур игътибар бирелә.

Берничә авылда техник күзәтү узды инде. Күп кенә техника хуҗалары техник тикшерү уздыруга зур җаваплылык белән карап, таләпләрнең үтәлешенә тиешле игътибар биргәннәр. Красный борда, Тирсә, Көчек, Уразай, Салагыш, Бима, Кичкетаңда әлеге чара елың-елында зур әзерлек белән уза: техник күзәтү уздыру урынына авылдагы үзйөрешле машиналарның күпчелеген алып киләләр һәм алар техник яктан яхшы әзерләнгән була. Күзәтү уздыру өчен 1-2 техникасын гына алып килгән авыллар да бар. Аларны аерым атамасам да, аңларлар дип уйлыйм. Чөнки техник күзәтү узган транспорт белән генә юлга чыгарга ярый. Техник талон - идарә итүгә рөхсәт бирүче документ ул.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кебек үк, мин дә үзйөрешле машиналарның техник талоны, башка документларының тәртиптә булу-булмавын тикшерү өчен еш кына рейдларга чыгам. Яшермим: документлары тәртиптә булмаган техника хуҗаларына да юлыгырга туры килә. Кемнеңдер техталоны булмый, кемдер "права"сын алыштырырга оныткан (права ун елга бер тапкыр алыштырылырга тиеш - авт.). Кайсы хуҗа сатып алган техникасын ун көн эчендә исәпкә куярга кирәк икәнлеген белми. Тәртип бозучыларга йә кисәтү ясала, йә штрафка тартырга туры килә. Тик хикмәт анда гына түгел. Техниканың төзек, документларның тәртиптә булу-булмавы хуҗаларның үзләренә кирәк бит. Чөнки төзек техника белән идарә итү - үзеңнең, якыннарыңның, юлдагыларның сәламәтлеген, иминлеген кайгырту дигән сүз бит ул. Транспорт хуҗалары шуны исләрендә тотып, елга бер тапкыр үз транспортларына техник күзәтү уздыруга җаваплы карарлар дип ышанам. Бу - теләк тә, таләп тә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Белешмә.

Әгерҗе районында 1148 үзйөрешле машина һәм прицеп исәпләнә. Шуларның 680е - физик затларныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев