Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы балыкчылары балыкка барудан тыелып торалар

Әлегә җир өстендә кар катламы да юк, елгалардагы боз да элпә калынлыгы гына. Әмма балыкчылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, бозга керүне бернигә санамыйлар. "Бер кеше өчен бозның калынлыгы бары 10 сантиметр булганда гына ул куркыныч тудырмый", диләр гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре. Быел гына да Татарстанда унлап кеше боз астына...

Әлегә җир өстендә кар катламы да юк, елгалардагы боз да элпә калынлыгы гына. Әмма балыкчылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, бозга керүне бернигә санамыйлар. "Бер кеше өчен бозның калынлыгы бары 10 сантиметр булганда гына ул куркыныч тудырмый", диләр гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре.

Быел гына да Татарстанда унлап кеше боз астына китте инде. Әле бу атнада гына да Ютазы районында ике балыкчы балык каптырганда бозлы суга батканнар. Аларның үле гәүдәләрен генә таптылар. Узган кышта Салагыш тирәсендә агучы Иж елгасында да өч балыкчы баткан иде.

Хәзерге вакытта боз өстенә керү - кеше гомере өчен бик куркыныч. Агым көчле булган урыннарда боз бөтенләй катмаган әле. Шуңа күрә бала-чагалар да, балыкчылар да сак булсыннар иде, - ди райондагы янгын сүндерү часте җитәкчесе Ринас Яппаров.

ИСТӘ ТОТ

· Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы - 15, автомобильләргә 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

· Үтә күренмәле, зәңгәрсу төстәге боз нык, ә аксыл-саргылт бозның ныклыгы икеләтә кимрәк.

Бозга караңгы төшкәч, томан, буран вакытында керү куркыныч тудыра. Боздан чыгар алдыннан аның ныклыгын таяк белән тикшерергә кирәк. Әгәр суккач су чыкса бозга кермәгез. Онытмагыз: бозның калынлыгын аяк белән тибеп карарга ярамый. Боздан чыкканда сукмак яисә чаңгы юлыннан бару күпкә отышлырак. Әгәр юка бозга басканыгызны сизсәгез, киң атлап аякларны нык күтәрмичә ярга таба барыгыз.

Ә боздан иң яхшысы чаңгыда чыгу. Бозның чыдамлыгына шикләнсәгез, билегезгә бау урагыз, икенче очы артыгыздан өстерәлеп барсын, авыр йөк асмагыз.

Әти-әниләргә киңәш: бозда тимераякта, чаңгыда шуарга балаларыгызны үзләрен генә җибәрмәгез.

Кыш көне балыкчылар елгага машина белән дә, җәяү дә, чаңгыда да киләләр. Ярдан хәрәкәт маршрутын дөрес сайларга, караңгы төстәге боз өстенә кермәскә, төркем белән барганда бер-берегездән 5 метр ара калдырырга, чаңгыда барганда беркеткечләрен ычкындырырга кирәк.

БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ

Салкын суга төшеп киткәнсез икән инде, паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм тигез сулагыз. Күкрәк белән бозга ятып акрынлап чыгарга тырышыгыз һәм боз өстенә чыккач үрмәләп бары тик килгән эздән генә ярга чыгыгыз.

Боз астына төшкән кешегә 3-4 метрдан бау, шарф, каеш яки башка әйбер ыргытыгыз. Батучыны куркынычсыз урынга чыгаргач яхшылап төрергә, җылы эчемлек бирергә кирәк. Аның тәнен кар белән уарга, спиртлы эчемлекләр бирергә ярамый.

БАЛЫКЧЫЛАР НИ УЙЛЫЙ

Әгерҗедә яшәүче Фоат Закиров - һәвәскәр балыкчы. Ел әйләнәсе ял көннәрендә ул дуслары белән Иж, Чулман елгаларына балык тотарга йөри.

- Балачактан канга сеңгән инде ул балыкка йөрү. Иптәшләрем белән җәй көннәрендә су коена-коена балык каптырулар матур хатирә булып күңелдә саклана, - ди Фоат абый.

Әмма хәзер вакытлыча яраткан шөгыленнән тыелып тора ул.

- Көннәр ныклап суытканчы боз өстенә керү шомландыра. Шуңа күрә балыкка бармый торам. Башкаларга да шуны киңәш итәм, - ди Фоат Закиров.

Белешмә:

Әгәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, кичекмәстән 112 бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев