Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр“ акциясенә кушылды

"ТАТМЕДИА" медиахолдингы "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе башлап җибәргән иде. Язылуны почта бүлекчәләре аша гына түгел, дәүләт хезмәтләре порталы һәм "Россия почтасы" сайты аркылы да башкарырга була. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан ИВАНОВ та, әлеге акциягә кушылып, әти-әниләренә "Әгерҗе хәбәрләре" газетасын яздырып бүләк итте. - Йортта мең төрле мәшәкатьләре...

"ТАТМЕДИА" медиахолдингы "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе башлап җибәргән иде. Язылуны почта бүлекчәләре аша гына түгел, дәүләт хезмәтләре порталы һәм "Россия почтасы" сайты аркылы да башкарырга була.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан ИВАНОВ та, әлеге акциягә кушылып, әти-әниләренә "Әгерҗе хәбәрләре" газетасын яздырып бүләк итте.

- Йортта мең төрле мәшәкатьләре булса да, әти белән әни матбугат басмаларын, бигрәк тә "Агрызские вести" газетасын даими карап барырга тырышалар. Районда яшәүче һәр гаилә, иң беренче чиратта, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасына язылырга тиеш дип уйлыйм. Ул район яңалыклары белән беррәттән республикадагы хәлләр белән дә таныштырып бара. Якыннарың өчен менә дигән бүләк ул, - ди Руслан Валерьевич.

Әлеге игелекле акциягә сез дә кушылыгыз, хөрмәтле райондашларыбыз. 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр Татарстанда ӘБУНӘЧЕ ДЕКАДАСЫ игълан ителде. Бу көннәрдә район газетасына почта бүлекчәләрендә 525,72 сумга язылырга була. Редакциядә язылучылар өчен бәя элеккечә - 360 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев