Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

14 сентябрьдә Әгерҗе муниципаль район Советы депутатлары район Советының икенче сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Шулай итеп, районда барлык җитәкче кәнәфиләре дә үз хуҗаларын тапты. - Бүгенге сессия аеруча мөһим һәм истәлекле. Әгерҗе районында җирле властьны формалаштыруга нокта куела. Узган сессиядә район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлаган идегез. Ә...

14 сентябрьдә Әгерҗе муниципаль район Советы депутатлары район Советының икенче сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Шулай итеп, районда барлык җитәкче кәнәфиләре дә үз хуҗаларын тапты.
- Бүгенге сессия аеруча мөһим һәм истәлекле. Әгерҗе районында җирле властьны формалаштыруга нокта куела. Узган сессиядә район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлаган идегез. Ә бүген район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау бурычы тора. Шуның белән районда җирле властьны формалаштыруга нокта куела, - диде ТР Дәүләт Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү комиссиясе рәисе Альберт Хәбибуллин.
Ул әлеге вазифага моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Андрей Авдеевтан һәм Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиевтан гариза керүен хәбәр итте.
Аннан кандидатларның үзләренә сүз бирелде.
Андрей Авдеев район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына сайланган очракта район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча алда нинди әһәмиятле бурычлар торуына тукталды:
- Районда республика программалары буенча бара торган төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен вакытында һәм, иң мөһиме, яхшы сыйфатлы итеп башкаруга әһәмият бирергә кирәк.
Халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, алар өчен түләүләрнең дөреслегенә ирешү һәм бәяләрне исәпләүләрне халык өчен үтә күренмәле итү бик тә мөһим.
Авыл эчләрендәге юлларны төзекләндерү, урамнарга тиешле юл билгеләрен кую, авылларда чүп җыюны оештыру, урамнарны яшелләндерү көндәлек эш булырга тиеш.
Әгерҗе районына инвесторларны тарту, аларны кызыктыру өстендә эшләүгә аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Бизнесның яңа үюнәлешләрен ачу да - көнүзәк мәсьәлә.
Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү буенча кыска гына вакыт эчендә зур эшләр көтә. Мин бу вазифага сайланган очракта район халкы һәм депутатлар алдында нинди зур җаваплылык торуын яхшы аңлыйм һәм сезнең белән бер командада әлеге мөһим бурычларны үтәү, районның социаль-экономик үсеше өчен тырышачакмын, - диде Андрей Авдеев.
Икенче кандидат Рөстәм Вәлиев та, нигездә, әлеге бурычларга, бигрәк тә халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга тукталды.
Депутатлар бертавыштан Андрей АВДЕЕВны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар. Андрей Сергеевич шундый зур ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм халык өчен эш кабинеты ишекләре ачык булачагын, һәрчак райондашлар мәнфәгатьләре сагында торачагын белдерде.
Шулай итеп, 13 сентябрьдәге сайлаулардан соң район властен формалаштыру буенча зур эш башкарылды. Җитәкчеләр үз вазифаларына керештеләр. Район Советы каршында даими комиссияләр составы расланды. Депутатларга да, җитәкчеләргә дә бердәм, профессиональ команда булып, сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, халык арасында кайнап эшләргә язсын.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев