Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы башлыгы “Экояз-2016“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

    Матур традиция буенча, быел да ТРның экология һәм табигать байлыкларын саклау министрлыгы санитар икеайлык кысаларында территорияләрне чистартуга тәгаенләнгән "Экояз - 2016" бәйгесе игълан иткән иде. Район башлыгы Валерий Макаров узган атнада әлеге бәйге җиңүчеләрен бүләкләде. "Экогаилә" номинациясе җиңүчеләре - Әгерҗедән Надежда-Александр Поносовлар. Аларга министрлыкның Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды....

    Матур традиция буенча, быел да ТРның экология һәм табигать байлыкларын саклау министрлыгы санитар икеайлык кысаларында территорияләрне чистартуга тәгаенләнгән "Экояз - 2016" бәйгесе игълан иткән иде. Район башлыгы Валерий Макаров узган атнада әлеге бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

    "Экогаилә" номинациясе җиңүчеләре - Әгерҗедән Надежда-Александр Поносовлар. Аларга министрлыкның Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды. "Экопредприятие" номинациясендә Альбина Фәйзуллина җитәкчелегендәге казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе җиңүче дип табылган. Альфред Бадахшин җитәкчелегендәге финанс-бюджет палатасы шушы ук номинациядә район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Кичкетаң мәктәбе коллективы "Экомәктәп" номинациясе буенча министрлыкның Мактау грамотасын һәм кыйммәтле бүләген алды.

    - Бәйгедә җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз. Моның белән бергә, санитар икеайлык кысаларында өмәләрдә актив катнашучыларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге бәйге юкка гына "Күңелебез чиста булса, тирә-якта да чиста булыр" дигән шигарь астында узмый. Тирә-ягыбызның чисталыгын санитар икеайлык вакытында гына түгел, һәрдаим кайгыртып торырга кирәк. Бу безнең күңелебезнең пакьлеген күрсәтеп тора , - дип йомгаклады бүләкләү тантанасын Валерий Макаров.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: