Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы башлыгы Сабантуй белән котлый

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Чын күңелдән Сезне иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - ел саен язгы кыр эшләреннән соң уздырыла торган Сабан туе белән тәбрик итәм! Сабантуй хезмәт һәм дуслык бәйрәме буларак төрле милләт кешеләре арасында илебезнең күп төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә уза торган бәйрәмгә әверелде. Җырлар - биюләр,...

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары!

Чын күңелдән Сезне иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - ел саен язгы кыр эшләреннән соң уздырыла торган Сабан туе белән тәбрик итәм!

Сабантуй хезмәт һәм дуслык бәйрәме буларак төрле милләт кешеләре арасында илебезнең күп төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә уза торган бәйрәмгә әверелде. Җырлар - биюләр, гореф - гадәтләрне берләштереп халкыбызның үткәне белән киләчәген тоташтыручы җеп булып үзенә халык иҗатының иң матур якларын туплады. Бу бәйрәмдә татар халкының күп гасырлык тормыш-көнкүреше һәм яшәү рәвеше чагыла. Сабантуй милли традицияләребезне саклау һәм халыкның бердәмлеге символы булып санала.

Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә куелган агротехник срокларда югары сыйфатлы итеп язгы кыр эшләрен төгәлләделәр. Киләчәк уңышка ныклы нигез салынды. Катлаулы һава торышына да карамастан без уңышны вакытында җыеп алырбыз, терлек азыкларын мулдан әзерләрбез, кышка тиешенчә керербез дип ышанам.

Алны-ялны белми эшләүче, үзләренең көндәлек хезмәте белән районыбызның, республикабызның социаль - икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче хезмәтчәннәргә олы рәхмәтемне, тирән хөрмәтемне белдерәм. Туган җиребезгә игътибарыгыз һәм тугрылыгыгыз, район үсешен кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле авыл эшчәннәре!

Сабан туе күңелләрегездә матур тәэсирләр калдырсын. Бу якты, матур, юмарт бәйрәм һәр йортка бәхет һәм муллык китерсен! Барлык башлангычларыгызда уңышлар насыйп булсын! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, шатлык, иминлек телим!

Валерий МАКАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев