Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша

    Бүген Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Бәйрәмгә кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Әгерҗе районы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкли. Делегация составында хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Юнармия" хәрби-паториотик хәрәкәт җитәкчесе Ринат Шакиров, хәрби хәрәкәтләр...

    Бүген Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза.

    Бәйрәмгә кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

    Әгерҗе районы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкли. Делегация составында хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Юнармия" хәрби-паториотик хәрәкәт җитәкчесе Ринат Шакиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Илфат Шаракин, Әнвәр Шәрәфиев, яшь армияче Вадим Самойлович бар. Безнең район делегациясе вәкилләре тарихи һәйкәлгә чәчәкләрне Баулы районы делегациясе белән бергә салды.

    - Бик дулкынландыргыч мизгелләр булды ул. Әфганчылар, яшь армиячеләр махсус формадан килгән иде. Әлеге парк бик матур. Бирегә аяк басуга ук туган илебез, солдатларыбыз өчен күңелдә әйтеп бирә алмаслык горурлык хисләре уяна, - диде Илгиз Галиев.

    Аннан райондашларыбыз Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар. Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрикләделәр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: