Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы эшмәкәрләрен зур эш көтә

Татарстанның статистика бүлеге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тоташ статистик күзәтүгә керешә. Бу нинди тикшерү һәм ул Әгерҗе районында ничек узачак? Район статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА белән әңгәмәбез шул турыда. - Әлфия Равилевна, аңлавымча, кече һәм урта бизнесны тиздән сан алуга охшаш чара көтә, ахры? - Шулай дисәк тә...

Татарстанның статистика бүлеге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тоташ статистик күзәтүгә керешә. Бу нинди тикшерү һәм ул Әгерҗе районында ничек узачак? Район статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА белән әңгәмәбез шул турыда.
 
- Әлфия Равилевна, аңлавымча, кече һәм урта бизнесны тиздән сан алуга охшаш чара көтә, ахры?
- Шулай дисәк тә була. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына тоташ федераль статистик күзәтү - ул комплекслы федераль статистик тикшерү дигән сүз. Ул Россия буенча биш елга бер тапкыр уздырыла. Соңгы тапкыр ул 2010 елда уздырылган иде. Закон ингезендә күзәтүдә барлык кече һәм урта бизнес, шәхси эшмәкәрләр катнашырга тиеш.
- Мондый статистик күзәтү ни өчен кирәк?
- Бу күзәтү - эшмәкәрләрнең икътисади эшчәнлеген тулысынча һәм барлык нечкәлекләре белән күзаллау өчен бик тә кирәкле чара.
- Статистлар эшмәкәрләргә нинди сораулар белән киләчәкләр?
- Без Әгерҗе районында 182 кече предприятиене һәм 474 шәхси эшмәкәрне тикшерергә планлаштырабыз. Барлык респондентлар, ягъни эшмәкәрләр, бланкларны мөстәкыйль тутырып, отчетларны 2016 елның 1 апреленә китереп бирергә йә почта аша җибәрергә яки сакланылган электрон документ әйләнеше хезмәтләре сайты аша җибәрергә тиеш.
- Әгәр эшмәкәр мондый статистик күзәтүдән баш тартса...
- Статистик мәгълүмат бирү тәртибен бозган, дөрес булмаган мәгълүмат биргән йә күзәтүдә катнашмаган өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Эшмәкәр штраф түләсә дә статистика органнарына мәгълүмат бирергә туры киләчәк.
Статистика бүлеге эшмәкәрләрдән алынган мәгълүматларның тулы сакланышын гарантияли. Әлеге мәгълүматлар бернинди салым, дәүләт һәм тикшерүче органнарга да бирелмәячәк. Әгерҗе районындагы барлык кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр тоташ федераль статистик күзәтүдә актив катнашырлар дип ышанабыз.
Шулай итеп, эшмәкәрләрне киләсе елның 1 январеннан 1 апреленә кадәр статистика бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырабыз.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев