Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы халкы Казанда авыл хуҗалыгы музеен оештыруга өлеш кертә ала

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы музее оештыру инициативасы белән чыкты. "Бу мөһим эштә авыл халкының да ярдәме бик кирәк", ди министр Марат ӘХМӘТОВ. Музей Казанда министрлык бинасында зур бер бүлмәне алып торачак. Музейга экспонатлар, документлар, китаплар, фотосурәтләр, башка кызыклы материаллар җыю башланды инде. Министрлык җитәкчелеге музейны...

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы музее оештыру инициативасы белән чыкты. "Бу мөһим эштә авыл халкының да ярдәме бик кирәк", ди министр Марат ӘХМӘТОВ.
 
Музей Казанда министрлык бинасында зур бер бүлмәне алып торачак. Музейга экспонатлар, документлар, китаплар, фотосурәтләр, башка кызыклы материаллар җыю башланды инде. Министрлык җитәкчелеге музейны бай эчтәлекле, кызыклы итү өчен Татарстан районнарында, шул исәптән Әгерҗе районында яшәүче авыл халкына, бигрәк тә гомерләрен колхозга багышлаган ветераннарга мөрәҗәгать итә. Әгәр сездә төрле елларда авыл хуҗалыгы тармагында булган үзгәрешләрне чагылдыручы мөһим приказлар, карарлар, указлар, газета материаллары, тарихи фотосурәтләр саклана икән, аларны Казанда ачылачак музейга тапшырсагыз иде. Шулай ук крестьянның эш кораллары, инструментлар да музейга бик кирәк.
Музейның бер галереясы Социалистик Хезмәт Геройларына, икенчесе беренче наркомнан алып, төрле елларда эшләгән министрларга багышланачак.
Кыскасы, районыбыз халкы да үзеннән авыл хуҗалыгы музеена өлеш кертә ала.
Элемтәгә керү өчен телефон: 8(843)2217621. Әгәр музей өчен гаилә архивыгызда материаллар тапсагыз, аларны Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсенә дә тапшыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев