Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы игенчеләре көнне төнгә ялгап эшләргә әзер

Быел республика җитәкчелеге игенчеләр алдына урып-җыю эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Әгерҗе районында да 4 августка бөртеклеләр барлык мәйданның 12790 гектарыннан (планга карата - 46 процент) җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык - гектарыннан 21 центнер. Шартлар тудырылган - Быелгы һава шартлары урып-җыю эшләрен вакытыннан бераз алдарак башларга этәрде. Шуңа карамастан,...

Быел республика җитәкчелеге игенчеләр алдына урып-җыю эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Әгерҗе районында да 4 августка бөртеклеләр барлык мәйданның 12790 гектарыннан (планга карата - 46 процент) җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык - гектарыннан 21 центнер.

Шартлар тудырылган

- Быелгы һава шартлары урып-җыю эшләрен вакытыннан бераз алдарак башларга этәрде. Шуңа карамастан, бар хуҗалыклар да бу эшне оешкан төстә башлап җибәрә алдылар. Бүген районда урып-җыюны республика куйган срокка тәмамлау өчен барлык шартлар да тудырылган. Бары тик урындагы җитәкчеләрдән, һәр игенчедән бу кампаниянең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аңлау һәм бар тырышлыгын кую гына сорала, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. Әлеге сүзләр "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте хезмәтчәннәренә дә кагыла.

- Бүген безнең ширкәт басуларында игеннәрне урып-җыюда 24 "Нью Холланд" комбайны эшли. Алар иртәнге 6дан кичке 9ларга кадәр - басуда. Кырда эшләүчеләрне ике тапкыр кайнар ризык белән ашату оештырылган. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр юк. Комбайн ватылган очракта мастер-наладчик Ирек Фәйзуллин, баш инженер Фәнил Гыймазетдинов тиз арада ярдәмгә ашыгалар, - ди 5нче участок директоры Илһам Кәрәмиев.

Көнне төнгә ялгап эшләргә әзер

"Көчек" бүлекчәсе басуында арпа сугучы 5нче участок комбайнчылары белән без дә аралашып кайттык. Әнә, "Яңавыл" бүлекчәсе механизаторы Миндар Харисов, аның ярдәмчесе Айнур Кәрәмиев та урып-җыюны вакытында төгәлләү өчен шушы эсседә дә көнне төнгә ялгап эшләргә әзер.

- Комбайн гына ватылмасын, калганына түзәбез инде, - диләр. Миндар заманча комбайнга беренче елын гына утырса да, механизаторлык тәҗрибәсе зур инде.

- Армиядән кайту белән шофер булып эшли башладым. Җәйләрен "Нива" комбайнында, КСКда эшләдем. "МТЗ" тракторына утыргач та комбайнда эшләвемне ташламадым. Менә быел үземне "Нью Холланд"та сынап карамакчы булдым. Яшермим: бу заманча техниканы иярләүдә ярдәмчем Айнурның киңәшләре бик тә ярдәм итә, - ди Миндар. Ә Айнур бу җаваплы кампаниядә дүртенче елын катнаша инде. Комбайнчы әтисе Илһам белән бергә эшләгәндә туплаган бай тәҗрибәсе бар егетнең.

- Бер көн ватылып торганда бик кыен булды. Әле ярый тиз арада ремонтлап чыга алдык. Урып-җыюда сәгатьләр түгел, минутлар хәл итә бит. Шуңа вакытны һич кенә дә бушка уздырасы килми, - диләр игенчеләр.

Алар тырышлыгы белән көненә уртача 30 гектардан бөртеклеләр җыеп алына.

- Бу - уртача 700 центнер, дигән сүз. Ә "Нива" комбайнында иң зур күрсәткеч көненә 500 центнер була торган иде. Тик моның бөтен сезонга бер көн булуы ихтимал, - ди Миндар.

Башка еллар белән чагыштырганда быел уңышның бераз югарырак булуын, ашлыкның коры икәнлеген дә билгеләп үттеләр игенчеләр. Машиналарның җитмәвенә дә зарланып алдылар. Бу проблема елның-елында калкып чыга. Игенчеләр әйтмешли, "минуты да хәл иткән" җаваплы чорда мондый тоткарлыклар булмасын иде.

Татарстан әйдәп бара

Ә игенчеләр сынатмаслар. Нәкъ менә алар кебек авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән Татарстан бүген авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча илебездә алдынгы урыннарда бара. Республика югары сыйфатлы азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итә. Азык-төлек кәрҗиненең минималь бәясе Россиядә иң түбәннәрдән санала. 2015 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе 214 млрд сумга җитештерелде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән генә калышып, 4нче урында тора.

Татарстанда агросәнәгать комплексын техник яктан үзгәртүгә тәгаенләнгән күп кенә дәүләт программалары тормышка ашырыла. Фермаларны капиталь төзекләндерү программасы кысасында быел "Наҗар" ширкәтендә дә сыер абзары төзекләндерелә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев