Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре - бәйге җиңүчеләре

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Казанда Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советында узган тантанада "Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту", "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Аларны ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тәбрикләде....

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Казанда Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советында узган тантанада "Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту", "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Аларны ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тәбрикләде. Җиңүчеләр арасында районыбызның ике авыл җирлеге бар.

"Шәһәр һәм авыл җирлекләренең иң яхшы Интернет бите" номинациясендә Красный бор авыл җирлеге җиңүче дип табылды һәм авыл башлыгы Анатолий Николаевич ЛАЗАРЕВ Диплом һәм премиягә лаек булды.

"Электрон хуҗалык кенәгәсе" мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану" номинациясендә Исәнбай авыл җирлегенең башкарма комитеты белгече Эльмира Котдус кызы ЯМАЛИЕВА җиңүче Дипломы һәм премия белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев