Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы җитәкчеләре авыл хезмәтчәннәрен котлый

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Матур традиция буенча көз көне без үз язмышы итеп авыл хуҗалыгы тармагын сайлаучыларны хөрмәтлибез. Урып-җыю кампаниясе артта калып, агымдагы елга нәтиҗәләр ясаганда сезгә, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр, лаеклы котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез....

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Матур традиция буенча көз көне без үз язмышы итеп авыл хуҗалыгы тармагын сайлаучыларны хөрмәтлибез. Урып-җыю кампаниясе артта калып, агымдагы елга нәтиҗәләр ясаганда сезгә, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр, лаеклы котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Һәркем авыл хуҗалыгы тармагында эшли алмый, чөнки бу хезмәт үҗәтлек тә, сабырлык та, тырышлык та, алга карап эш йөртә белүне дә таләп итә.

Авылда булдыклы кешеләр күп. Алар бәхет эзләп читкә китмәсен өчен без тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Соңгы вакытта хакимият органнары алдына авыл хезмәтчәннәренең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне авылда калдыру бурычы куела.

Бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләләрегезгә иминлек, муллык, югары уңышлар телибез.

Валерий МАКАРОВ,

район башлыгы.

Андрей АВДЕЕВ,

район башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев