Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы җитәкчеләре полиция хезмәткәрләрен котлый

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлыйбыз. Сезнең көндәлек хезмәтегез - районыбызның үсеше һәм иҗтимагый тотрыклылыгының нигезе, анда яшәүче халыкның иминлеге, тынычлыгы һәм сәламәтлегенә гарантия ул. Җинаятьчелек белән көрәштә, гражданнарның иминлеге, дәрәҗәсе сагында торганда сездәге кыюлык һәм көч, үз-үзеңне...

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлыйбыз.

Сезнең көндәлек хезмәтегез - районыбызның үсеше һәм иҗтимагый тотрыклылыгының нигезе, анда яшәүче халыкның иминлеге, тынычлыгы һәм сәламәтлегенә гарантия ул. Җинаятьчелек белән көрәштә, гражданнарның иминлеге, дәрәҗәсе сагында торганда сездәге кыюлык һәм көч, үз-үзеңне аямау кебек иң күркәм сыйфатлар чагылыш таба.

Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз, закон һәм иминлек сагында уяу торугыз өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә югары һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен райондашларыбыз исеменнән иң җылы рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, алдагы көнгә ышаныч белән каравыгызны телибез.

Район башлыгы Валерий Макаров.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев