Әгерҗе районы коммуналь тармагы ягулык сезонына әзер
"Район башлыгы Валерий Макаров безнең алга: "Суыклар китереп бәргәч, бер генә фатир, бер генә социаль объектта да туңып утыручылар булмаска тиеш", дигән катгый бурыч куйды. Бүген ышанып әйтә алабыз: без ягу сезонына тулысынча әзер". "Таткоммунэнерго" республика җитештерү берләшмәсе" акционерлык җәмгыятенең Әгерҗе энергорайоны начальнигы Тимур НИГЪМӘТУЛЛИН әнә шулай дип белдерде. Сүз...
"Район башлыгы Валерий Макаров безнең алга: "Суыклар китереп бәргәч, бер генә фатир, бер генә социаль объектта да туңып утыручылар булмаска тиеш", дигән катгый бурыч куйды. Бүген ышанып әйтә алабыз: без ягу сезонына тулысынча әзер".
- Җылылык сезонына әзерлек барышында 980 метр торба, 11 казан алыштырылды. Ел ахырына кадәр тагын 2 казанны алыштырырга планлаштырабыз, - ди Тимур Ирекович.
Әлеге оешма карамагында - 91 котельная, шуларның 18е - Әгерҗедә, калганнары - авылларда. Барлык йортларда, котельнаяларда, җылылык трассаларында ягулык сезонына әзерлек барышында юу һәм опрессовкалау эшләре башкарылган.
- Һәр котельная белгечләр белән дә тәэмин ителде, - ди ул.
"Ә менә "Әгерҗе районында ягу сезоны кайчан башланачак?" дигән сорауга:
- Әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Чөнки бу турыдан-туры һава шартларына бәйле. Көннәр болай кояшлы, җылы булганда җылылык бирү кирәк тә түгелдер. Ихтыяҗ килеп туган очракта безнең яктан тоткарлык булмаячак, - диде.
Әлеге оешманың үз авария хезмәте дә бар. Җылылык белән бәйле көтелмәгән хәл килеп туган очракта Бердәм диспетчерлык хезмәтенә 24141 телефоны аша шалтыратып, әлеге хезмәттән файдаланырга мөмкин.
- Без үз эшебездә һәрчак район башлыгы Валерий Макаровның ярдәмен тоябыз. Шуңа бу яклап район җитәкчесенә рәхмәтебез зур, - ди Тимур Нигъмәтуллин.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз