Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы механизаторларының кәефе күтәренке

Әгерҗе районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре дәвам итә. "Быел чәчүгә бераз соңгарак калып чыксак та, алдагы еллардагы кебек төгәлләрбез, мөгаен. Чөнки туфрак та яхшы өлгерә, һава торышы да эшкә аяк чалмый", - диләр механизаторлар. Әнә, без барган көнне "Көчек" бүлекчәсе басуларында да эш кайный иде. Безгә комбайнчы буларак яхшы таныш...

Әгерҗе районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре дәвам итә.

"Быел чәчүгә бераз соңгарак калып чыксак та, алдагы еллардагы кебек төгәлләрбез, мөгаен. Чөнки туфрак та яхшы өлгерә, һава торышы да эшкә аяк чалмый", - диләр механизаторлар. Әнә, без барган көнне "Көчек" бүлекчәсе басуларында да эш кайный иде. Безгә комбайнчы буларак яхшы таныш механизатор Илдус Гыйльмегаянов заманча, көчле егәрлекле "Нью Холланд" тракторы белән көндәлек норманы 150 процентка үтәп бара. Аңа ашлык һүм ашлама чыгарып торучы тракторчы Ленар Мөхәммәтҗановның да кәефе күтәренке. "Авыл кешесен яз көне өйдә арканлап та тотып булмый инде аны. Туфрак җилли башлау белән, күңел кырга ашкына башлады", - ди ул. Филиал агрономы Рушан Садыйков та кәефе яхшы булуын яшерми. "Дым күп быел, шуңа яхшы уңышка өмет зур. Бераз алдарак чәчелгән басуларны карап йөргән идем, орлык тиешелеп чыга башлаган инде. Бу - бик тә яхшы күренеш", - ди ул. Ә без механизаторларга сәламәтлек телибез. Уңышның нинди булачагы нәкъ менә аларның үз эшләрен ничек башкаруларын бәйле бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев