Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы мәктәп ашханәләрендә укучыларны ничек ашаталар?

1 сыйныфка укырга кергән улым Самат мәктәптән кайткач: "Бүген макарон белән кәтлит, күмәч бирделәр. Бигрәк тәмле булды", - дип телләре белән иреннәрен ялап куйгач, бер генә көн булса да мәктәп ашханәсенә барып төшке аш белән сыйланып кайтасы килде. ТҮЛӘМӘСӘҢ - БОТКА, ТҮЛӘСӘҢ - ИТ Чынлап та, әнә, 4нче мәктәпкә аяк...

1 сыйныфка укырга кергән улым Самат мәктәптән кайткач: "Бүген макарон белән кәтлит, күмәч бирделәр. Бигрәк тәмле булды", - дип телләре белән иреннәрен ялап куйгач, бер генә көн булса да мәктәп ашханәсенә барып төшке аш белән сыйланып кайтасы килде.

ТҮЛӘМӘСӘҢ - БОТКА, ТҮЛӘСӘҢ - ИТ

Чынлап та, әнә, 4нче мәктәпкә аяк атлауга ук борынга тәмле аш исе килеп керде. Ашханәдә дежур торучы кызлар җәһәт кенә өстәлләргә ризыкларны тезәләр, елмаеп пешекчеләр каршы алды. Ялларда өйдә әниләре пешергән тәм-томнар белән сыйланган балаларны дүшәмбе көн ни белән шаккатырырга җыеналар икән?!

Әгәр балаң Хөкүмәт бүлеп биргән 6,5 сумга бушлай туклана икән, ул ботка, ипи, чәй ала. Атнаның беренче көнендә укучыларга карабодай боткасы пешергәннәр. Ә комплекслы төшке аш өчен әти-әни бер көнгә өстәмә рәвештә 20-30 сум түләргә тиеш. Менюда аш, макарон яисә ботка белән кәтлит, камыр ризыгы, салат булырга мөмкин. Бу көнне, мәсәлән, аш, карабодай боткасы белән тефтели, йомырка, ватрушка, ипи, чәй белән сыйладылар укучыларны. Сер түгел, күп кенә балаларның өйләрендә әниләре төшке ашка бу кадәр ризык әзерләмидер әле.

- Безнең ашханәдә бик тәмле пешерәләр. Сыйныфташларымның күбесе акча түләп ашый. Мин дә бер атнага 100 сум түлим. Кайберәүләр ботканы бик яратмасалар да, безнең тәлинкәләр ялт итеп кала, - ди 7 сыйныф укучысы Әдилә Борисова.

Өлкән пешекче Зәлия Баһаутдинова җитәкчелегендәге кухня хезмәткәрләре һәр көнне иртәнге сәгать биштән плитә янында кайнашалар. Көн саен 500гә якын укучыга ашарга әзерлиләр.

- Бөтен нәрсә свежий, ярымфабрикатлар кулланмыйбыз. Ассортимент бай. Укучыга үзе теләгән әйберне сайлап алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, икенче аш белән камыр ризыгы яки аш белән кәтлит алырга була, - ди Зәлия ханым.

Әле 1 сыйныфта озайтылган көн төркеменә калган балаларны да ашату каралган. Аларга да ашны төрләндерергә тырышалар.

- Пешекчеләр яшь булсалар да, бик тырышлар, уңган-булганнар. Ризыкны өйдә якыннарыбызга ничек әзерлибез, монда да шулай пешерергә тырышабыз, - ди өлкән пешекче.

Төшке аш белән сыйланып карагач, биредәге ризыкның тәмлелегенә үзем дә инандым.

ТҮТӘЛДӘГЕ - ТАБЫНДА

Яшь организм витаминнарга кытлык кичермәсен өчен авыл мәктәпләрендәге тәҗрибә участокларында җәй буе эш кайный. Бөтен төр яшелчәне, күп кенә җиләк-җимешне укучылар көче белән үстерәләр. Ә кышын үзләре үстергән витаминлы ризыкны рәхәтләнеп ашыйлар балалар.

- Без әти-әниләрдән ашарга акча җыймыйбыз. Хөкүмәт биргән 6,5 сумга әзерләнгән ризык янына үзебезнең бакчада үстерелгән яшелчәләрдән ясалган салат өстәлә. Пешекче Резеда Нуриева аны төрләндереп кенә тора: винегрет, кишер, чөгендер, кәбестә салатларын укучылар бик яраталар. Ә туңдырылган җиләк-җимештән кайнатылган компот тәмле дә, файдалы да, - ди Девәтернә мәктәбенең директор урынбасары Гөлия Шәрипова.

ИКЕ ТАПКЫР АШАТАЛАР

Исәнбай мәктәбендә югары сыйныф укучыларын ике тапкыр ашатуга күчкәннәр. Моңа әти-әниләр дә, укучылар да бик сөенәләр.

- Мин - тугызларның сыйныф җитәкчесе. Дәрестән соң укучылар белән сәгать 4-5кә кадәр имтихан бирәсе фәннәрдән өстәмә шөгыльләнәбез. Әлбәттә, тамак тук булганда гына эшкә күңел үсә бит. Шуңа күрә узган ел ук балаларны өстәмә ашатуны керткән идек. Алар алты дәрестән соң 10-15 сумга икенче аш, ипи, чәй белән сыйланалар. Өйгә кайтып килүгә вакыт сарыф иткәнче, мәктәптә генә ашау бик канәгатьләндерә, - ди укытучы Энҗе Латыйпова.

- Әнә шулай, бала дәресләрдән соң да әле мәктәп тормышында кайнап, кич кенә өенә кайта. Шуңа күрә без укучыларны тәмле ризык белән тәэмин итүне бурыч итеп куябыз. Һәм моңа ирешәбез дә. Соңгы елларда әти-әниләрдән, укучылардан кухня хезмәткәрләренә карата бер генә шикаять тә булганы юк, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев