Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре сәүдә нокталары буйлап рейдка чыктылар

Казандагы "Адмирал" сәүдә йортындагы зур янгында кеше гомерләре өзелү сәбәпле Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән реҗим кертелде. Әгерҗе районы прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә сәүдә нокталары буйлап рейдка чыктылар. Рейд нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенеп, күзәтчелек эшчәнлегенең Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек. - Айрат Разакович, рейд нәтиҗәләре бер...

Казандагы "Адмирал" сәүдә йортындагы зур янгында кеше гомерләре өзелү сәбәпле Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән реҗим кертелде.
Әгерҗе районы прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә сәүдә нокталары буйлап рейдка чыктылар.
Рейд нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенеп, күзәтчелек эшчәнлегенең Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Айрат Разакович, рейд нәтиҗәләре бер дә сөендерми, ахры...
- Бүгенгә без алты сәүдә ноктасында тикшерүләр үткәрдек. Шуларның бишесендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас рәвештә бозалар. Сәүдәгәрләр, гадәттә, бу фаҗига бездә булмас әле дип тынычлана. Әмма "Адмирал"да эшләүчеләр дә бу турыда башларына да китермәгәннәрдер. Әгерҗе сәүдә нокталарыың кайберсендә эвакуацияләү планы, янгын чыгу белән сигнал бирүче датчиклар, гади генә янгын сүндергечләр дә юк. Запас чыгу юлларын ниләр белән тутырмаганнар...Бу кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар да шактый арткан иде, югыйсә.мәслән, янгын сүндергечләр өчен 20-30 мең, эвакуацияләү юлы һәм сигнал датчиклары өчен 30-40 мең сум штраф каралган. Мәсәлән, "Пегас" кибетендә эвакуациялә юлы бөтернләй юк. "Флагман" сәүдә йортында янгын сигнализациясе ватык. "Настоящие смешные цены"да хәлләр бөтенләй көләрлек түгел. Биредә запас чыгу ишегенә якын килермен димә, товар шыплап тутырылган. Керү ишеге эчке якка ачыла. Әгәр биредә янгын чыкса, халык урамга чыга алмый, бер-берсен таптап бетерәчәк, Биредәге синтетик кием-салым берничә минут эчендә көлгә әйләнчәк.
Кыскасы, бүген без тикшергән биш сәүдә ноктасын да кеше гомере өчен куркыныч дип ябарга мөмкин. Прокуратура белән киңәшләшеп, аларның эшләрен буенча судка иск язачакбыз.
- Эшмәкәрләр акча артыннан куып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен нигә шулай тупас бозалар икән?
- Аларга карата контроль кимеде бит хәзер. Элек без бик каты күзәтчелек итә идек. Ә 2007 елдан Градостроительный кодекска үзгәрешләр кертү сәбәпле, без эшмәкәр кибет төзү өчен җир алганда да, төзелеш проектын караганда да, хәтта бинаны тапшырганда да тикшерү үткәрә алмыйбыз. 2013 елдан кече һәм урта эшмәкәрлекне тикшерүдә хокукларыбызны чикләделәр. Менә шуңа эшмәкәрләр хәзер билләрен бушаттылар. Янгын куркынычсызлыгы буенча контроль, тикшерү һәрчак кирәк дип саныйм.
Практикамнан чыгып шуны әйтәм, теге йә бу объектка бер генә ел тикшерү белән килми кара, запас чыгу юлларын томалап бетерәләр, перегородка ясап куялар, эвакуацияләү юлында стеналарны тиз янучан материал белән тышлыйлар. Әнә үзегез дә рейд вакытында күрдегез, 2007 елдан соң төзелгән биналарның хуҗалары бинаның проектын күрсәтә алмадылар.
- Әгерҗедәге сәүдә нокталарыда барысы да шулай куркынычмыни?
- Алай ук дип халыкны кркытмас идем. Ләкин сәүдә нокталары хуҗалары үз хезмәткәрләренең, сатып алучыларның куркынычсызлыгы турында көн саен кайгыртып эшләргә тиеш. Әнә "Әгерҗе" сәүдә ноктасы ел саен планнан тыш тикшерүләргә эләгеп тора. "Булат"ны да ел саен Яңа ел алдыннан тикшерәбез. Ә тикшерүләр еш булган сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тырышалар. Әнә мәктәпләр, балалар бакчалары, клубларны гына алыйк. Аларда тикшерүләр ел саен булып торгач, кагыйдәләрен тупас бозулар да юк. шуннан нәтиҗә ясагыз инде үзегез...
- Мондый иткшерүләр дәвам итәме әле?
- Әле тагын алты объектны тикшерәсебез бар. Мине бигрәк тә Әгерҗедә "стекляшка" астындагы "подвал" борчый. Анда хәтта запас чыгу ишеге дә юк. Бу бинаның документларында подвал склад булып санала. Ә без шундый куркыныч объектка берни уйламый керәбез. Ходай сакласын инде әгерҗеләрне... Сәүдә нокталары хуҗалары "Адмирал"дан соң уйланырлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше өчен җаваплылыкны арттырырлар дип өметләнәм. Алдагы тикшерүләр ни күрсәтер тагын... Кыскасы, кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла...
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев