Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы - “РИТЭК“ проектлар бәйгесе җиңүчесе

"РИТЭК" компаниясе уздырган социаль проектлар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр елның-елында арта. Быел республикадан 691 проект җиңү өчен дәгъва кылган. Әгерҗе районыннан бәйгегә 25 эш тәкъдим ителгән. Шуның бишесе - төрле номинация җиңүчеләре. ҖИҢҮ Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган "Мәктәпкә - батыр исеме" республика проектында безнең район лидер булган иде. Мәгариф...

"РИТЭК" компаниясе уздырган социаль проектлар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр елның-елында арта. Быел республикадан 691 проект җиңү өчен дәгъва кылган. Әгерҗе районыннан бәйгегә 25 эш тәкъдим ителгән. Шуның бишесе - төрле номинация җиңүчеләре.
ҖИҢҮ
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган "Мәктәпкә - батыр исеме" республика проектында безнең район лидер булган иде. Мәгариф идарәсе "РИТЭК" компаниясе уздырган бәйгенең "Җиңү" номинациясендә әлеге проект эшләре белән катнашып җиңү яулады һәм 209 мең сум грант отты.
- Әлеге проект турында мәктәпләргә хәбәр иткәч, Исәнбай һәм 4нче мәктәпләр генә катнашырга теләк белдергәннәр иде. Яңадан аларга тугыз мәктәп кушылды. Укытучылар һәм укучылар эзләнү эшләре алып бардылар, батырлар турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Һәр мәктәптә батырларның якыннары белән тантаналы чаралар узды. Йомгак ясау тантанасында "Халык фронты" вәкилләре мәктәпләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Сарсак-Омга лицее һәм Бима мәктәбе ""Мәктәпкә - батыр исеме" китабына кертелделәр. Ә грант акчасына мемориаль такталар, стендлар ясатачакбыз. Аның бер өлеше ветераннар хөрмәтенә чаралар уздыруга тотылачак, - ди проектның җитәкчесе Елена Шушакова.
РУХИЯТ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ
Әлеге номинациядә ике проект - җиңүче. "Наз" приюты "Төрле төстәге дөнья" арт-студиясен тәкъдим иткән. Монда берничә занятие төре кертелгән. Алар арт-терапия техникасы ярдәмендә уза. Балалар рәсем ясыйлар, халык сәнгате әсәрләре тәкъдим ителә. Бу - музыка, костюмнар, халык уеннары...
Проект авторы - приютның педагог-психологы Елена Нехорошкова балаларның шөгыльләре, кызыксынулары артуына сөенүен белдерде. Ә 120 мең сумлык грант акчасына алар проектор һәм ноутбук алырга уйлыйлар.
"Өмет" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге "Бер әйләнештә" проекты өчен 140 мең сум грантлы булган. Бу акча Красный бордагы социаль-тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучыларның ялын оештыруга тотылачак.
СПОРТ
"Нык гаилә - көчле держава" проектының авторы - Девәтернә Мәдәният йорты мөдире Фәнис Арсланов. Бу мәдәният учагы янындагы Тукай мәйданчыгында Фәниснең үз куллары белән ясаган әкият геройлары бар иде инде. Ә хәзер ул 300 мең грант акчасына Мәдәният йорты каршына гаилә белән ял итү, уен мәйданчыклары булдыру турында хыяллана. Биредә спорт корылмалары, беседка, карусель, тау, җәйге сәхнә, комлык булачак.
ЭКОЛОГИЯ
Кичкетаң авыл җирлеге Советы бәйгегә Изге чишмәне төзекләндерү турындагы проект тәкъдим иткән. Бу - борынгы чишмә. Нәкъ менә шушы чишмә янында авыл барлыкка килгән. Хәзер дә авыл халкы эчәргә суны биредән ала.
- Чишмәне төзекләндергән идек инде. Хәзер 200 мең грант акчасына беседка ясарга, брусчаткадан тротуар эшләргә, яктырткычлар куярга планлаштырабыз, - ди Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Әнә шулай, "РИТЭК" компаниясе идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Сез дә хыялларыгызны тормышка ашыру өчен "РИТЭК"ның проектлар бәйгесенә кушылыгыз.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев